Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә районының «Савельев А. А» КФХда сыерлар өч тапкыр савыла

    Яңа Чишмә районында сөтнең 40 проценттан артыгы КФХ һәм ШЯХда җитештерелә.

    Соңгы ике дистә елда кече һәм урта хуҗалыклар киң үсеш алды, бүген алар район икътисады өчен әһәмиятле булып тора.

    Рентабельле хуҗалыкларның берсендә булып, без моның шулай икәнлегенә, инандык.

    Без «Савельев А.А.» КФХ ның җәйге лагерына барганда савымның кызу чагы: саву аппаратлары гөжләп эшләп тора, бөтен җиргә яңа сауган сөт исе таралган иде.

    Сөт фермасы бригадиры Александра Ефремова лагерь буйлап экскурсия үткәрде: үзләренең ике айлык тирәсе бозаулары белән таныштырды. КФХда бозауларга шул айгача сөт эчерәләр, шуңа да алар көр. Улакларында аларның беренче көннәреннән үк фураж, киптерелгән үлән, чиста су бар.

    Бозаулар турында монда хуҗалыкка нигез салынганнан бирле шулай кайгырталар, ә менә быел сөт җитештерү буенча нинди яңалыклар кертүләре турында безгә КФХ башлыгы Александр Савельев сөйләде.

    - Быел без сыерларны өч тапкыр савуны керттек. Әйе, терлекчеләргә эш артты, әмма сөт тә артты, димәк, аларның хезмәт хакы да артты дигән сүз. Бу яңалыкны без юктан гына кертмәдек. Коллектив белән барлык мәсьәләләр турында фикер алыштык. Барысы да онытылган иске савым ысулына күчәргә риза булды дип әйтә алмыйм, тик беренче хезмәт хакыннан соң килештеләр.

    - Әлбәттә, тәүлегенә өч тапкыр үз хуҗалыкларыннан аерылу, бигрәк тә җәен – авыр. Беренче вакытта хәтта төшке савымда сыерлар да алардан нәрсә теләүләрен аңламый иде. Ә хәзер алар да күнеккән, шулай ук иртәнге һәм кичке савымнарга станокларга чират көтәләр. Берне бозаулаганнары искәрмә булып тора, аларны көтүдән  алып килергә туры килә, - диләр сыер савучылар Анна Андриевская һәм Вера Фель.

    Көтүче, ул (сыерлар сауган вакытта) бозаулар өчен улакларга сөт салуда ярдәмче дә булган Сергей Хәмидуллин әйткәнчә, малларны карау эше уртак, чөнки барысы да савымның күп булуы белән кызыксыналар. «Без, өч көтүче, ике тәүлек аша эшлибез, бу алай ук авыр түгел», - диде ул.

    - Өстәмә 500 литр сөт җитештерү авыр хезмәт нәтиҗәсе булды. Узган елларда хуҗалык җәйге чорда көнгә 1200 литр сөт саткан булса, бүген ул 1780 литр тәшкил итә, 200 литрга якыны бозауларга бирелә. Өч тапкыр саву гына түгел, ә рационда тәүлегенә 6 кг.-га кадәр ашлык фуражы, тупас азык булу (печән, салам), тәүлек буе көтү дә төп рольне уйный, болар бар да савым сыерларыда була торган кайбер авыруларны булдырмый кала, - диде КФХ башлыгы. - Бүгенге көндә безнең планда терлекчеләрнең хезмәтен җиңеләйтү өчен заманча азык тараткыч сатып алу. Без бергәләп акча эшләрбез дип уйлыйбыз һәм бу ниятебез озак вакытка сузылмаячак.

    Бүгенгесе көндә хуҗалыкта терлек азыгы әзерләү эшләре бара: болын печәне 200 гектардан җыеп алынган, люцерна кырының 50% ы чабылган, киптерелгән һәм җыеп алынган, 300 тоннадан да ким булмаган күләмдә, ә бәлки аннан да күбрәк әзерләү планлаштырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: