Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмәдә бокс буенча Төбәкара турнирда районның яшь боксчылары 9 медаль яулады.

    18 сентябрьдә «Олимп» УСЗда яңачишмәле Александра Григорьевна Трондина истәлегенә багышланган ел саен үткәрелә торган бокс буенча Төбәкара турнирны ачу тантаналы төстә узды.

    Ярышларда Әлмәт, Бөгелмә, Җәлил поселогы, Лениногорск, Чирмешән, Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан һәм Яңа Чишмә спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче 65 яшь боксчы көч сынады.

    Команда парадында ярышларны оештыручы, район бокс федерациясе рәисе Алексей Трондин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Александр Еронтьев һәм ярышларның баш хөкемдары Артур Барейчевлар сәламләде. Алар барысы да яшь спортчыларга сәламәтлек, уңышлар, мавыктыргыч ярышлар, матур җиңүләр, ә оттыручыларга кәефләрен төшермәскә, ә үз осталыкларын тагын да арттырырга һәм киләсе Төбәкара турнирда җиңүләр теләделәр.

    Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары, ә ахырда"Зажигай" төркеме башкаруында " Без бергә! Без булдырабыз! җыры балаларны булачак ярышларга рухландырдылар.

    Беренче көнне финалчылар ачыкланды, ә медальләр өчен ярышлар ярышларның икенче көнендә узды. Балалар үзләренең осталыкларын һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр: шуларның 40тан артыгы җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Аларга медальләрне, грамоталар, сувенирларны район башлыгы Вячеслав Козлов тапшырды. Боксчыларны әзерләгән тренерлар да бүләкләр алды.

    Район башлыгы яшь спортчыларга ярышларда катнашканнары, җиңүгә омтылышлары өчен, ә иганәчеләргә һәм оештыручы Алексей Трондинга һәм башкаларга ел саен әлеге ярышларны уздырулары өчен рәхмәт белдерде.

    Ул бокс буенча балалар ярышларын оештыруны җаваплы һәм шуның белән бергә игелекле бурыч дип атады.

    - Бу - спортның әлеге төрендә яшь талантларны чын-чынлап чыныктыру. Үз мөмкинлекләреңне мондый тикшерү характерны чыныктыра, максатчанлык, үз көчеңә ышаныч һәм җиңүгә омтылыш тәрбияли. Кем белә, бәлки хәзер безнең алда булачак Олимпия чемпионнары торадыр! - дип билгеләп үтте Вячеслав Козлов.

    Егет-кызларга үрнәк итеп ул Яңа Чишмә спорт мәктәбенең быелгы чыгарылыш укучысы, бокс буенча спорт мастерлыгына кандидат Никита Кузнецовны китерде, быел ул Мәскәүдә олимпия резервы училищесына укырга керде.

    Яңа Чишмә районыннан турнир геройлары: Иван Струтинский (2 урын, 32кг), Кәрим Мухитов (1 урын, 28 кг), Владислав Ведякин (2 урын, 30 кг), Никита Кузнецов (1 урын, 38 кг), Ярослав Каиргельтдинов (1 урын, 44 кг), Гор Туманян (1 урын 46 кг), Булат Хәйруллин (1 урын, 52 кг), Газиз Шамазов (1 урын, 48 кг), Максим Миронов (2 урын, 54 кг).

    Боксчыларны һәм аларның тренеры Леонид Шабалинны котлыйбыз! Булдырасыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: