Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Якташларыбыз батырлыгы мәңге онытылмас

    Фронтта һәлак булган якташыбыз Демидов Николай Иванович турында аның бертуганының улы Алексей Демидов сөйли.

    Николай Демидов 1922 елда Түбән Никиткино авылында (хәзер Ленино авылы) крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч мәктәпне тәмамлый, «Рассвет» колхозында эшли. Сугыш башлана.  Беренче көннәрдә үк аның әтисе Демидов Иван Максимович фронтка китә, ә 1941 елның декабрендә Николайны да Совет армиясе сафларына алалар.

     Аңа икенче Балтыйк буе фронтының 171 укчы дивизиясе 387 артиллерия полкының хәрби частендә элемтәче булып хезмәт итәргә туры килә.

    Бераз дивизия турында. Дивизия Урал хәрби округында Чиләбе өлкәсенең Златоуст һәм Куса шәһәрләрендә 1941 елның декабреннән башлап 440 нчы укчылар дивизиясе буларак оеша, 1942 елның гыйнварында 2 нче формированиенең 171 нче укчылар дивизиясенә үзгәртелә. Беренче сугыш Төньяк-Көнбатыш фронтының 34 нче армиясе составында, 1942 елның 7 маенда-Демянск районында 16 нчы немец армиясе гаскәрләренең, шул исәптән «Мертвая голова» СС дивизиясе бүлекчәләре белән Кириловщина авылы янында кабул ителә.

    Новгород өлкәсендә дивизия Төньяк-Көнбатыш фронты составында 1942 елның апреленнән 1943 елның ноябренә кадәр сугыша. Бу вакыт эчендә ул үз составының өчтән ике өлешен югалта. 1943 елның ноябрендә 171 нче дивизия Великие Луки районына - Невельгә күчерелә һәм 2 нче Балтыйк буе фронтының 3 нче удар армиясенең 79 нчы укчылар корпусы составына керә. 1944 елның июленнән ноябрьгә кадәр дивизия Псков өлкәсенең һәм Латвиянең көньяк өлешен азат итүдә катнаша. 1944 елның декабрендә 3 нче удар армия Варшаваның көнчыгыш районына күчерелә һәм 1 нче Белоруссия фронты составына керә. Висло-Одер операциясендә 171 нче дивизиянең юлы Варшава аша Төньяк-Көнбатышка, Одер елгасына таба уза. 1945 елның февраль ахырында 171

     

    нче дивизия Зильбер немец шәһәренә, ә мартның беренче көннәрендә — Одер елгасы тамагына һәм Кашмин шәһәре тирәсендә Балтыйк диңгезе янына чыга.

       1944 елның 28 февраленнән 3 мартына кадәр барган бәрелешләр вакытында Николай Демидов 174.6 биеклеге өчен дивизионның ут позицияләре һәм дивизия командирының күзәтү пункты арасында өзлексез элемтәдә тора. Бу вакыт эчендә ул телефон элемтәсе өзелгән урыннарны (32) бетергән.  29 февральдә дошман контратакага күчәргә омтыла, элемтә бозыла. Николай Иванович дошман уты астында аны торгыза һәм артиллерия уты белән дошманның контратакасын тиз арада өзәргә мөмкинлек бирә, моның өчен ул «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

     1944 елда Николай Ржев-Двина операциясендә катнаша, ә 1944 елның 19 июлендә өлкән сержант Николай Демидов немец илбасарлары белән фронтта сугышчан биремнәрне үрнәк башкаруы, шул ук вакытта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

     

    1944 елның көзендә Николай Демидов яраланганнан соң өенә ялга кайта. Петропавел Бистәсендә аның яраткан кызы була. Фронтка киткәндә ул фронтта төрле хәлләр булуын аңлый, әмма баребер җиңүдән соң ничек яшәячәге турында хыяллана. Тик аңа әйләнеп кайту, гаилә корып, балалар үстерү насыйп булмый.

    Җиңүгә юл озын һәм авыр була. Сугыш юлының һәр миллиметрына кан һәм тир сеңгән.  Күптән көтелгән Җиңүгә санаулы көннәр калып бара, совет гаскәрләре Берлинга таба хәрәкәт итә һәм 171 укчы дивизиясе дә алар арасында, алар Одер елгасын кичәләр, Николай Иванович авыр яралана һәм 1945 елның 15 апрелендә медсанбатта вафат була.

      Совет солдатлары, зур югалтуларга карамастан, дошманны юк итүне дәвам итә. Әтиемнең ир туганының полкташлары арасында аның якташы, Тат. Волчья (хәзерге Акбүре) авылында туган Мусин Әхмәт Хәлиулла улы да була. Сугыштан соң ул «Буревестник» совхозында хисапчы булып эшли. II һәм III дәрәҗә Дан, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары кавалеры.

    Әтием, Демидов Дмитрий Иванович, Җиңүгә кадәр берничә көн кала һәлак булган абыйсы Николай Ивановичның фотосурәтенә карап, аның дусты Мусин Әхмәт Хәлиулла улы белән күрешергә теләве турында еш әйтә иде, тик гел җае булмады.  Авыл хезмәтчәннәре ул вакытта колхозда таңнан таңга кадәр эшләгәннәр, моннан тыш ярдәмче хуҗалык та булган бит.

    Мин әтинең үтәлмәгән теләген үтәргә һәм Әхмәт ага Мусинның туганнары белән генә булса да очрашырга кирәк дип карар иттем.

    Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан мин абыемның сугышчан иптәше гаиләсендә булдым. Мин Әхмәт Хәлиулла улының улы Мәүлет һәм аның башка туганнары белән озак сөйләшеп утырдым.  Соңыннан без музейда булдык, анда Вәсил Вәлиуллин Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре һәм авыл тарихы турында җитәрлек мәгълүмат бирде. Мин бу очрашуга бик шат һәм җылы кабул итүләре өчен рәхмәтлемен.

       Сугыш күптән бетсә дә, Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булганнарны югалту ачысы беркайчан да узмас. Без якташларыбызның батырлыгын һәрвакыт истә тотачакбыз.

    Сулдан уңга: икенче Мусин Ә.Х., өченче Демидов Н.И. Фото Демидовлар гаиләсе архивыннан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: