Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Зирекле лицее укучысы республика конкурсында җиңде

    Татарстанда «Наркотикларсыз тормыш» республика рәсем һәм фотографияләр конкурсына йомгак ясалды.

    Ул ике юнәлешне үз эченә алды: «Наркотикларга – юк дип әйт!» номинациясендә - «Рәсем» һәм «Без тормышны сайлыйбыз!» номинациясендә - «Фотография».
    Лариса Федорова
     «Наркотикларга – юк дип әйт!» номинациясендә «Рәсем» юнәлешендә «Аҗаган» яшүсмерләр клубында тәрбияләнүче, Зирекле лицее укучысы Алинә Сәлимова (җитәкчесе Румия Нуриева) җиңүче булды.
    Узган атнада конкурс комиссиясе рәисе ТР буенча ЭЭМның Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе начальнигы В.А. Костюнин исеменнән «Наркотикларсыз тормыш» наркотикларга каршы республика конкурсы җиңүчесе дипломын Россия ЭЭМның Яңа Чишмә полиция участок уполномоченныйлары бүлеге һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек начальнигы Алексей Иванов тапшырды.
    Ул Алинәне җиңүе белән котлады һәм алга таба да уңышлар теләде, шулай ук «Наркотикларсыз тормыш!» дип аталган рәсемнәр һәм фотографияләр конкурсында актив катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.
    «Яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм наркотиклар куллану проблемалары буенча агитацияне көчәйтү – бүгенгесе көндә бик мөһим һәм актуаль», - диде Алексей Иванов.
    Иванов полицейский һөнәре популяр һәм дәрәҗәле була бара дигән фикере белән уртаклашты.
    Өлкән сыйныф укучыларының: «Полицейский һөнәрен кайда алырга була һәм полицейский нинди эш башкара?” дигән сорауларына полицейскийларның көн саен тынычлык сөюче гражданнарның тормышын саклаучы кешеләр булуын билгеләп үтте. Алар, закон кысаларында эш итеп, объектларны, концертлар һәм башка чаралар үткәрү урыннарын саклыйлар, укучылар белән әңгәмәләр үткәрәләр.
    “Яшьләр белән мондый әңгәмә һөнәрнең, чыннан да, популярлаша баруы турында сөйли”, - диде Алексей Иванов. - Эшнең абруе, хезмәт хакы арта, карьера үсеше мөмкинлеге бирелә, дәүләт хезмәткәре статусы һәм тиешле барлык ташламалар җәлеп ителә.
    Алексей Владимирович үзе полициядә 11 ел хезмәт итә. Ике ел элек хезмәттә УУП һәм ПДН начальнигына кадәр күтәрелгән. Үзенең хәзерге вазыйфасы турында эшнең катлаулы булса да, кызыклы һәм төрле яклы булуын күрсәтә. Хезмәт иткән елларда бу һөнәрне сайлавына бер генә тапкыр да үкенмәгән. Ул балаларга – «Аҗаган» яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләргә, әле булачак һөнәрен сайламаганнарга полицейскийга укырга барырга киңәш итте.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: