Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Зирекле лицеенда булачак фермерлар тәрбияләнә

    Яңа Чишмә районының һәр мәктәбе дә ярдәмче хуҗалык белән мактана алмый. Ә менә Зирекле лицеенда ике ел элек шулай булды, нәкъ менә терлекчелек – мөгезле эре терлек симертү буенча.

    Ольга Иванова

    Фермага нигез булдырылган

    Барысы да колхоз чорыннан бушап калган мәктәпнең хуҗалык корылмаларына симертүгә ике үгезне урнаштыруны сораганнан соң башланган. Маллар авыл көтүе өчен билгеләнгән. Үгезләр өчен бозаулар сатып алуга акча бирелгән. Ярдәмче хуҗалык идеясен җирле фермер Марат Садыйков та хуплаган, мәктәпкә ике үгез бүләк иткән. Терлек азыгы белән фермерлар Линар Гаффаров, Илдар Кадыйров булышкан. Үстерәләр, саталар һәм 53 мең сумга биология кабинетын ремонтлаганнар. Симертү процессында барлыкка килгән бурычларны да түләргә җиткән. Моннан тыш, алга таба терлек сатып алуга да акча калган. Хуҗалык рентабельле булып чыга, чыгымнар аклана. «Иң мөһиме, без тәҗрибә тупладык һәм үгезләрне үз көчебез белән асрый алуыбызга инандык», - дип сөйли директор Айрат Хамәтвәлиев. - Күпьеллык үләннәр, азык чөгендере үстерергә мөмкинлек бирүче лицейның киң җир мәйданнары зур ярдәм булды. Һәм менә бер ай элек үзебез голштин токымлы җиде баш терлек сатып алдык.

    Яңа кайткан терлекләр өчен хуҗалык сарайларын үз көчләре белән рәтләп, шифер белән тышлаганнар. Җәйге карданы коймалап алганнар, кул астындагы әйберләрдән улаклар ясаганнар, су керткәннәр. Узган елның язында булачак бозаулар өчен мәктәпнең техперсоналы «бабайлар ысулы белән» 3 га күпьеллык үләннәр, 10 сутый азык чөгендере чәчкәннәр.

    Без килгәндә күпьеллык үләннәр чабылган һәм тюкларда иде, азык чөгендере дә яхшы үскән. Икенче участокта исә чабылган үләннәр кибә.

    - Элек печән чабу мәшәкатьле иде – мәйдан зур. Артык үсмәсен өчен печән чабарга кеше яллый идек. Ә хәзер лицей участокларында чабылган үләннәр барысы да бозаулар өчен, - ди Айрат Минвәли улы. - Быел печәнне урып-җыюда фермер Рамазан Кадыйров яхшы ярдәм итте. Үзебезнең мәктәпнең Т-40 тракторы да йөреп тора, арба бар - ташыйбыз. Хуҗалыктан акча булгач, тора-бара чапкыч, башка кирәк-ярагын да сатып алачакбыз.

    Мәктәп каравылчылары үгезләрне ашаталар һәм карыйлар. Аларның һәрберсе турында «хезмәт кешесе» дип әйтергә була. Стимул бар - хезмәт өчен бер үстерелгән баштан 10 килограмм ит белән түлиләр. Бозауларга үлән бирәләр, арыш, арпа пешерәләр, бөртекне өченче ел инде фермерлардан азык чөгендеренә алыштыралар. Кухня калдыклары да терлекләргә бирелә, көзен - кабак, вак бәрәңге һәм мәктәп яны участогыннан кишер. Тирес белән бу участокны ашлыйлар. Кыскасы, хуҗалыкның уңай яклары күп.

     

    Хыял түгел, ә чынбарлык диярлек

    Әлбәттә, симертүдән акчалата табыш – бу бик шәп. Әмма мәктәп каршындагы ярдәмче хуҗалык идеясендә директор тагын бер мөһим рольне - тәрбия эшен күрә. Ә нәкъ менә балаларны фермерлык белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм кызыксындыру. Укучылар үз күзләре белән табышның ничек килеп чыгуын күреп, кызыксыналар. Интернетта «Эш башлаучы фермер» (Халыкара интеллектуаль бизнес-уен) конкурсын эзләп табалар. Үз бизнес-проектыңны җибәрү

     

     

    өчен 4 өлкән сыйныф укучысыннан торган инициатив төркем булдырганнар. Алар үз алларына 20 башка кадәр МЭТ симертү базасын икътисади нигезләү бурычын куйганнар. Дөрес, проектта аларның барысы да «фән буенча»: азыкка һәм орлыкка, су, электр энергиясе, хезмәт хакына һ.б. чыгымнары бар. Сату базары, бизнес – партнерлар – җирле фермерлар билгеләнгән. Командада хуҗалык башлыгы, баш хисапчы һәм ике ярдәмче эшче бар. Һәр профиль буенча тәҗрибәле остазлар сайлап алынган. Бизнес-план өч елга исәпләнгән. Иң мөһиме-проектка таяныч булдырылган һәм матди база егәрлекне арттырырга мөмкинлек бирә, димәк, уйланган эш – реаль. Теләк кенә булсын, ә ул булдыклы егет-кызларда бар.

    - Бу проект аларны колачлады, - дип сөйли Айрат Минвәли улы. - Алар конкурска видеоэлемтә аша уздылар: ничек бизнес-план төзергә, продукцияне рекламаларга, төргәкләрне ничек ясарга һ.б. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан грантлар алган яшь фермерларның программалары белән таныштылар. Алар бик яхшы әзерләнгән. Онлайн якландылар, презентация күрсәттеләр. Команда капитаны Гаффарова Илизә проектны уңышлы яклады һәм экспертларның сорауларына ышанычлы җавап бирде. Жюри әгъзалары бик канәгать калдылар. МЭТ үрчетү проекты бер генә – бездә генә иде. Әлбәттә, конкурста катнашу балалар өчен яхшы тәҗрибә булды.

    Республика буенча 74 гаризаның 14е яклауга кертелгән, алар арасында безнең районнан икәү-Шахмай мәктәбе һәм Зирекле лицее. Һәм менә 2 июльдә шатлыклы хәбәр килгән - Зирекле лицейчылары проекты җиңүче булган. Командага беренче дәрәҗә Дипломны Лаеш районында узган «Кыр көне» Халыкара күргәзмәсендә тапшырганнар. Хәзер лицей укучылары Илизә Гаффарова, Динә Әхмәтвәлиева, Рамил Миргазов һәм Диана Гаффарова Татарстан данын Бөтенроссия бизнес-уен этабында яклаячак. Һичшиксез, бу-лаеклы җиңү!

    Үзебез уйлап табабыз, үзебез иганәчелек итәбез

    Балалар инициативасы белән рухланган директор яңа хыял белән яна. Әлеге конкурс тарафыннан грантлар каралмаган, әмма перспективалы проект "кәгазьдә" калырга тиеш түгел. Ярдәмче хуҗалыктан кергән табышның бер өлешен шуңа тотсаң ничек булыр икән дигән карарга килгән. Алай гына да түгел, Айрат Минвәли улында лицейда кече мәктәп грантлары алуга бизнес-проектлар конкурсы үткәрү идеясе туа. Аларның чыганагы - симертү базасыннан кергән табыш. Бу идеяне ул киләсе елда ук тормышка ашырырга ниятли.

    - Әлеге җиде үгез өчен акча алгач, грант конкурсы турында Нигезләмә ясыйбыз, - дип сөйли директор. - Балалар үз бизнес-проектларын эшләсеннәр, ә алга таба без аларны ничек тормышка ашырырга мөмкин булуын карарбыз. Бәлки, кемдер бройлер үстерергә теләр, ә кемдер үсемлекчелек белән шөгыльләнер-без чебешләр һәм орлыклар сатып ала алабыз. Ярдәмче хуҗалыкны мәктәп территориясендә яки мәктәп укучысының өендә җәелдерәчәкбез. Комиссия төзеп, шәхси хуҗалыкларда үстерү шартлары буенча төгәл критерийларны билгеләячәкбез. Балалар авылда яши, кечкенәдән мал-туар карауга гадәтләнгән. Аннары конкурс нигезендә иң яхшы проектны сайлап алачакбыз һәм аңа акча кертәчәкбез. Бер яки ике иң яхшысына, күпмегә акча җитәр. Безнең максат - балаларны авылга, фермерлыкка җәлеп итү. Алар, тәҗрибә туплап, киләчәктә бу эш белән шөгыльләнүдән курыкмасыннар иде. Булачак фермерлар өчен лицейда бизнес-инкубатормы? Нишләп булмасын ди.

    Иң мөһиме-үз хыялыңнан тайпылмаска. Кем белә, һәр уңышлы проект белән лицей авыл бизнесы өчен яшь кадрлар әзерләүче һөнәрханәгә әверелер, бәлки. Бүгенге чынбарлык шундый: моңа балачактан ук өйрәтергә кирәк. Мәктәп укучылары өчен бизнес-инкубатор да чыгарылыш сыйныф укучыларының яңа буынын формалаштыру өчен старт мәйданчыгы булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: