11 айга нәтиҗә
Тулаем алганда быелның 11 аенда терлекчеләрнең эш нәтиҗәләре уңай. Терлекләрнең баш саны 2012 елның 1 декабренә районда 15155 баш МЭТ исәпләнә, бу узган ел күрсәткеченнән 520 башка күбрәк (үсеш 4 процент тәшкил иткән). Савым сыерларының баш саны 90га арткан һәм 5536 баш исәпләнә. Таналарны төп көтүлеккә кертү - 100 баш...
Тулаем алганда быелның 11 аенда терлекчеләрнең эш нәтиҗәләре уңай.
Терлекләрнең баш саны
2012 елның 1 декабренә районда 15155 баш МЭТ исәпләнә, бу узган ел күрсәткеченнән 520 башка күбрәк (үсеш 4 процент тәшкил иткән). Савым сыерларының баш саны 90га арткан һәм 5536 баш исәпләнә. Таналарны төп көтүлеккә кертү - 100 баш сыерга 18 баш тәшкил итә, бу узган елдагыдан 64 процентка күбрәк. Дуңгызлар 1183 баш тәшкил итә, 2011 елга караганда 350гә күбрәк (үсеш - 42 процент). Шулай ук атларның баш саны да арткан. Районда 643 баш ат исәпләнә, узган елдагыдан 28 башка күбрәк (үсеш - 5 процент).
Район хуҗалыкларында сарыкчылык буенча үткән елдагыдан начаррак эшләгәннәр. 2011 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда сарыкларның баш саны 28 гә кимегән. 1 декабрьгә булган торыш буенча 4524 баш сарык исәпләнелә. Бу узган ел дәрәҗәсенә карата 99 процент тәшкил итә.
ҮРЧЕМ АЛУ
Быел 5039 бозау алынган, бу 2011 елдагыдан 893 башка күбрәк (үсеш - 58 процент), 100 сыерга 82 бозау алынган (2011 елда - 72). 11 айда 1157 баш дуңгыз баласы алынган, узган ел күрсәткеченнән 263 башка күбрәк (үсеш - 29 процент), 100 ана дуңгыздан 1006 дуңгыз баласы алынган (үткән елда 2980 булган). 2012 елда 1646 баш бәрән алынган, узган елдан 149 башка күбрәк (үсеш - 10 процент). 100 сарыктан 150 бәрән алынган (2011 елда - 136). Шул ук чорда 136 тай туган, бу узган ел дәрәҗәсеннән 55 башка күбрәк (үсеш - 68 процент).
СӨТ ҖИТЕШТЕРҮ
2012 елның 11 аенда савып алынган тулаем сөт 20555 тонна тәшкил иткән, бу 2011 ел дәрәҗәсеннән 1494 тоннага күбрәк (үсеш 8 процент тәшкил иткән). Бер баш сыердан савып алынган сөт күләме 251 килограммга арткан һәм 4074 кг тәшкил иткән (үсеш - 7 процент). Физик авырлыкта - 19384, ә зачет авырлыгында 21664 тонна сөт сатылган. Сөтнең майлылыгы - 3,8 процент. Сөтнең 58 проценты югары сорт белән тапшырылган. Сату бәясе - 1 тоннасы 12530 сум тәшкил иткән (үсеш - 8 процент).
ИТ ҖИТЕШТЕРҮ
Быел барлыгы 2154 тонна ит җитештерелгән, шуның 1928 тоннасы - МЭТ, 78 тоннасы - дуңгыз, 148 тоннасы - башка төр хайван ите. Ит җитештерү 10 процентка арткан. МЭТ-нең уртача тәүлеклек артымы - 662 грамм, дуңгызларныкы 358 грамм тәшкил иткән. Ит сату 2011 елгы дәрәҗәдән 15 процентка арткан. МЭТ-нең уртача тапшыру авырлыгы 381 килограмм тәшкил иткән (бу узган елдагыдан 21 килограммга кимрәк), дуңгызларныкы - 100 кг (бу узган елдагыдан 30 килограммга артык). Быел МЭТ үлеме 91 башка, дуңгызлар - 337, атлар 4 башка кимегән. Ә менә сарыклар үлеме 3 башка арткан. 11 айда барлыгы 206 баш МЭТ, 21 баш дуңгыз, 6 баш ат һәм 31 баш сарык үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев