Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Атнага йомгак ясалды

    Район авыл хуҗалыгы идарәсендә язгы кыр эшләрендә механизаторларның хезмәт ярышының өченче атнасына йомгак ясалды.


    Көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда “Агро-Основа” ҖЧҖ дән Марсель Мөхәммәтҗанов атна алдынгысы булган, ул “Туман - 2“ агрегатында 1293 гектарда культураларны тукландырган.
    Туңга сөрелгән җирләрне, көзге чәчүлекләрне һәм күпьеллык үләннәрне тырмалауда “Агро-Основа” ҖЧҖ дән Альберт ГАТИН җиңүче дип танылган, ул МТЗ – 1221 тракторында атна эчендә 462 гектар җир тырмалаган (эш башланганнан бирле – 965 га).
    Культивацияләүдә атнаның иң уңган механизаторлары: “Козлова М.И.” КФХ дан Юрий РЕПИН, ул К-701 тракторында атна эчендә 530 гектар (эш башланганнан бирле – 1880 га), ә “Агро-Основа” ҖЧҖ дән Валерий БАКИН МТЗ-1221 тракторында атна буена 163 гектар җирне культивацияләгәннәр.
    Сабан культуралары чәчүдә атна эчендә иң зур күрсәткечләр “Закрома” ҖЧҖ дән (элекке “Кулон” а/ф) Алексей Насейкин- да, ул “Агратор” чәчү комплексы белән “Бюллер” тракторында атна эчендә 498 гектар мәйданда чәчкән (чәчү башланганнан бирле – 667 га) һәм “Агро-Основа” ҖЧҖ дән Ренат Әбдрәфыйковта, ул МТЗ-1221 тракторында атна эчендә 315 гектарда чәчкән (чәчү башланганнан бирле – 593 га).
    Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов атна алдынгыларына кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырдылар.
    Башка фотоларны безнең novoshishminsk.ru сайтында карагыз.
    Азат МУСИН
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: