Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Авыл хезмәтчәннәренең хезмәт хакын күтәрү өчен мөмкинлекләр бар

    Авыл хуҗалыгы оешмалары һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында үткән киңәшмәдә быел 10 айда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов 10 айда терлекчелектәге эшкә тәфсилле анализ ясады.

    Җитештерү күрсәткечләре
    - Кызганычка каршы, нәтиҗәләр безне сөендерми, кайбер күрсәткечләр буенча без 2015 ел дәрәҗәсеннән дә начаррак эшлибез, - дип билгеләп үтте ул.
    - МЭТ, дуңгызлар һәм сарыкларның баш саны узган елгы дәрәҗәдән түбән (дуңгызлар 2015 елга карата барлыгы 46% яки 323 баш), сөт узган ел белән чагыштырганда бары 95% кына сатылган, бозаулар алу 2015 ел дәрәҗәсеннән түбәнрәк. Терлекләрне сатуның артуын (139%), дуңгыз балалары алуның артуын (129%) һәм үлем-китемнең азаюын уңай яктан билгеләп үтәргә мөмкин.
    - Кызганычка каршы, сөт җитештерү һәм сату буенча 1 гыйнварга 100% ка чыга алуыбыз икеле, шулай да МЭТ саны һәм бозаулар алу 2015 ел күрсәткечләренә карата 100% тан да түбән булмаска тиеш, - дип ассызыклады район башлыгы Вячеслав Козлов. - Субсидияләр алу да шуңа бәйле.
    МЭТнең баш саны кимүдә агрофирманың ("Кулон" һәм "Яңа Чишмә") һәм "Козлова М.И." КФХ-ның өлеше зур.
    1 ноябрьгә атларның 22 башка артуы (барлыгы 811 баш) күзәтелә. Атларга субсидия бирелү көтелә.
    Сөт җитештерүдә 2015 ел дәрәҗәсенә җиткерә алмыйбыз (1060 тоннага кимрәк), барлыгы 21109 тонна җитештерелгән. 10 айда бер баш сыердан савып алынган сөт 4113 килограмм тәшкил иткән.
    10 айда 4623 баш бозау алынган, бу узган елгы дәрәҗәдән 93 башка кимрәк, 100 баш сыерга исәпләгәндә 72 бозау алынган дигән сүз.
    Хуҗалыкларның 10 ай эчендә җитештерү күрсәткечләренә анализ ясаганнан соң, авыл хуҗалыгы идарәсендә иң яхшы КФХ ларны билгеләгәннәр. Бу "Савельев А.А.", "Гарифуллин И.И.", "Козлов В.А." һәм "Нурхамәтов З.М." КФХ, калганнары үз мөмкинлекләреннән тиешенчә файдалана (эшли) алмаганнар.
    Икътисадый күрсәткечләр
    Агымдагы елның 10 аенда хуҗалыкларның акчалата кереме 830,2 млн. сум тәшкил иткән, 2015 елга карата 121%. Уртача бер хезмәткәргә 710 мең сумлык продукция җитештерелгән һәм сатылган. Әлеге планда "Козлова М.И.", "Вәлиев Ф.Р.", "Архангельское", "Садыйков М.Х." КФХ да, "Кулон" а/ф-да күрсәткечләр яхшы (900 - 1 млн сум), ә "Игенче" ҖЧҖ дә, "Скоков Н.А.", "Зубов В.С.", "Нурхамәтов З.М." КФХ да һәм "Яңа Чишмә" а/ф-да бу күрсәткеч уртача район күрсәткеченнән түбән.
    Безнең авыл кешеләренең 10 айда уртача айлык хезмәт хакы 13800 сум тәшкил иткән (Татарстан буенча - 18400 сум). Әйе, монда сәнәгать комплекслары булган районнар алда. Әмма чиста авыл хуҗалыгы районнары булган күршеләребез - Аксубай, Нурлат, Алексеевск районнарында ул бездәгегә караганда шактый югары. Без хезмәт хакы буенча артта калган районнар дәрәҗәсендә, агымдагы елда ул артмады.
    Ә бит алар бар да дәүләттән шактый гына субсидия алалар, күбесенең җитештерү күрсәткечләре дә начар түгел (шул ук "Козлова М.И." КФХ-да выручка 16% ка арткан, ә хезмәт хакы, киресенчә, кимегән). Ягъни, һәрберсенең үз хезмәткәрләренә хезмәт хакын арттыру мөмкинлеге бар, һәм якын арада моны эшләргә дә кирәк. Шундый хезмәт хакы белән хезмәткәрләрне эш урынында тотып тору авыр булачак.
    Вячеслав Козлов әле генә кайбер хуҗалыкларда "соры" хезмәт хакы түләнүен ассызыклады, исәпләнгән һәм салым алына торган күләмнән тыш, акча конвертларда да бирелә. Моннан иң элек хезмәткәрләр үзләре зыян күрә - Пенсия фондына акча күчерелми, димәк пенсияләре дә аз булачак, район бюджетына керә торган керемгә салынган салым күләме дә азая.
    Район хуҗалыклары 9 айда 14,6 млн. сум НДФЛ салымы (керемгә салынган) хисаплаганнар, элеккеге бурычларны исәпкә алып түләнгәне - 15,9 млн. сум.
    Район бюджетына кергән керем (НДФЛ) салымының 58%-ы "Яңа Чишмә" а/ф-га туры килә, "Кулон" а/ф-га - 18, "Архангельское" КФХ -6, "Козлова М.И." КФХ - 5, "Игенче" - 4,4, "Скоков Н.А." КФХ - 1,9, "Садыйков М.Х." - 1,3, "Зубов В.С." КФХ - 1,7, калганнарына - 1% туры килә.
    Киңәшмәгә йомгак ясап, Вячеслав Козлов терлекчелектәге эшләрнең торышына анализ ясады, терлекчелектә даими рәвештә санитар көннәр үткәрү, көннәр суытуга таба барганга биналарны хәзерләү зарурлыгын билгеләп үтте һәм янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча игътибарны азайтмаска чакырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: