Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бала чактан яраткан хезмәт

    Акъ­яр­да яшәү­че Вә­си­лә Сәй­фет­ди­но­ва­ның зур га­и­лә­се һәр­чак авыл ху­җа­лы­гын­да хез­мәт ит­кән. Ха­тын-кыз­лар - тер­лек­че­лек­тә, ир-ат­лар - ме­ха­ни­за­тор бу­лып эш­лә­гән.

    Кресть­ян хез­мә­те­нә мә­хәб­бәт әле­ге га­и­лә­гә ана сө­те бе­лән би­ре­лә. Вә­си­лә 7 яшен­нән әни­се­нә фер­ма­да бу­лы­шып йөр­гән­дә үк сы­ер са­ву­чы эшен яра­тып өл­ге­рә. Ав­густ­та аңа 50 яшь ту­ла­чак, һәм ба­ры бы­ел гы­на сә­ла­мәт­ле­ге бу­ен­ча үз сы­ер­ла­рын кал­ды­рып, бо­зау­лар ка­рар­га күч­кән. Өч улы мәр­хүм әти­лә­ре Габ­де­лә­хәт эзен­нән кит­кән­нәр - трак­тор­чы­лар.

    Әй­тер­гә ки­рәк, әти­лә­ре һәм әни­лә­ре ягын­нан ике ба­ба­ла­ры да ме­ха­ни­за­тор бул­ган. Ма­лай­ла­ры төз буй­лы, нык бу­лып үс­кән­нәр. Олы­сы Вә­сил һәм ке­че яшь­тә­ге Ил­фат ба­ла­лык ел­ла­рын­нан тех­ни­ка­га тар­ты­ла­лар, ә ур­тан­чы­сы Га­яр ат­лар ярат­кан, озак ике­лә­неп тор­ган, әм­ма со­ңын­нан ир-ат­лар ди­нас­ти­я­сен дә­вам итәр­гә ка­рар ит­кән. 19 ел элек тол кал­гач, Вә­си­лә икен­че тап­кыр кия­ү­гә чык­кан. Ире Та­лип та - "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сын­да, каравылчы булып эшли. Аларның уртак ба­ла­ла­ры, иң кеч­ке­нә­се Ин­саф 8 сый­ныф­ны тә­мам­ла­ган, җәй­ге көн­нәр­дә ул да аг­ро­фир­ма­га эш­кә ур­на­ша. Бо­зау­лар кө­тү - бу эш аның өчен та­ныш эш, өс­тә­ве­нә ак­ча да эш­ли­се ки­лә.

    Га­и­лә ди­нас­ти­я­се­нә ике яшь ки­лен дә - сы­ер са­ву­чы­лар Зоя һәм Ре­ги­на да өс­тә­лә. Әй­тер­гә ки­рәк, Сәй­фет­ди­нов­лар - бер­ни­чә авыл ху­җа­лы­гы ди­нас­ти­я­се­нең нык бу­ы­ны бу­лып то­ра. Зо­я­ның әти­се Нур­лат ра­йо­нын­да фер­ма мө­ди­ре, әни­се дуң­гыз ка­рау­чы, Ре­ги­на­ның ту­ган­на­ры Ле­ни­но авы­лын­да­гы ху­җа­лык­та эш­ли­ләр. Ул­ла­ры­ның ике­шәр ба­ла­ла­ры бар, алар ба­ла­лар бак­ча­сы­на йө­ри. Вә­си­лә­нең әни­се Рәй­сә әби­гә 82 яшь ин­де. Аның өе һәм оны­гы Вә­сил­нең йор­ты ел­га аша гы­на ур­наш­кан, Зоя ир­тән­ге са­вым­да бул­ган ва­кыт­та, Рәй­сә әби алар­ның ба­ла­ла­рын ка­рап то­ра. "Без аңа кар­тай­ган кө­нен­дә эш тап­тык", - дип кө­лә Зоя. Вә­сил бе­лән Зоя ана ка­пи­та­лы ак­ча­сы­на ае­рым йорт са­тып ал­ган­нар, Га­яр бе­лән Ре­ги­на кол­хоз­ның элек­ке­ге ба­ла­лар бак­ча­сы би­на­сын са­тып ал­ган­нар.

    Яшь пар­лар­ның ике­се дә баш­та­рак әти-әни­лә­ре бе­лән бер тү­бә ас­тын­да яшә­гән­. "Без кү­бәү идек. Яңа өй­лә­неш­кән яшь­ләр­гә иң ях­шы йо­кы бүл­мә­лә­рен бир­дем, ә үзе­без идән­дә йок­ла­дык", - дип ис­кә ала Вә­си­лә. Әм­ма авыл ке­ше­се­нең озак йок­лап ятар­га ва­кы­ты юк. Як­ты­ра баш­ла­гач ук баш­та аб­зар­да­гы мал-ту­ар­ны ка­рый­сың, ә ан­на­ры эш­кә чы­гып йө­ге­рә­сең. Зоя бе­лән Ре­ги­на­ның хә­зер 55шәр сы­е­ры (төр­кем­дә) бар, ике­се дә ир­тә таң­нан то­ра­лар. Шәх­си ху­җа­лык­ла­рын­да ба­ры­сы да мал-ту­ар, кош-корт ас­рый. Бу як­тан Га­яр һәм Ре­ги­на бик тә уң­ган­нар: бо­лар­дан тыш алар­ның ике сые­ры, үгез­лә­ре, кеч­ке­нә бо­зау­ла­ры да бар. Ә Вә­сил һәм Зоя әле эш­не баш­лап кы­на җи­бәр­гән­нәр, чөн­ки бер­чак Акъ­яр­дан Нур­лат­ка кү­чен­гән­нәр, әм­ма ан­да озак яшә­мә­гән­нәр, ка­бат авыл­га әй­лә­неп кайт­кан­нар. - Аг­ро­фир­ма­да эш бар, хез­мәт ха­кын ва­кы­тын­да тү­ли­ләр, бер­ва­кыт тот­кар­лык бул­ган иде, әм­ма ул (тот­кар­лык) ике ай­дан ары арт­ка­ны юк. Хез­мәт ха­кы, әл­бәт­тә, се­зон­га бәй­ле. Хә­зер күп сөт чо­ры, шу­ңа хез­мәт ха­кы да юга­ры, - дип сөй­ли­ләр Вә­си­лә, Зоя һәм Ре­ги­на.

    Сәй­фет­ди­нов­лар Акъ­яр­да үз­лә­ре­нә эш бу­лу­ы­на сө­е­нә­ләр. Бер­ва­кыт озак кы­на хез­мәт ха­кы тү­лә­ми то­ра­лар, Вә­си­лә өй­лән­мә­гән улы Ил­фат­ны шә­һәр­гә нин­ди дә бул­са эш эз­ләр­гә җи­бәр­мәк­че бу­ла. Әм­ма ул әни­се­нең те­лә­ге­нә кар­шы тө­шеп: "Ә­ни, үтер­сәң дә, бер кая да бар­мыйм", - ди. Хә­зер Ил­фат­ның ярәш­кән кы­зы бар. Ул Акъ­яр­да яшәп ка­лыр­га ри­за бу­лыр­мы соң? - ди­гән со­рау­га, Вә­си­лә: "У­лым­ны ярат­са, ка­лыр. Хә­зер яшь­ләр авыл­дан ки­тәр­гә бик аш­кы­нып тор­мый - эш бар. Әгәр яшь га­и­лә­ләр­гә то­рак бе­лән дә күб­рәк бу­лыш­са­лар, күп­ләр ка­лыр иде әле", - дип акыл­лы гы­на җа­вап бир­де.

    Уз­ган ел га­и­лә ди­нас­ти­я­се­нә удар эш өчен ра­йон җи­тәк­че­ле­ге кыйм­мәт­ле бү­ләк - кер юу ма­ши­на­сы тап­шыр­ды. Чын­нан да, ник соң әле шун­да ту­ып-үс­кән акъ­яр­лы­ларга үз ту­ган авыл­ла­рын­нан чит­кә ки­тәр­гә ди? Ба­ла чак­тан ярат­кан, кү­нек­кән эш бе­лән шө­гыль­лә­нү мөм­кин­ле­ге бул­ган­да биг­рәк тә.

    Оль­га ИВА­НО­ВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: