Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Беренче бишкөнлек җиңүчеләре билгеләнде

    Газета укучыларыбызга хәбәр иткәнебезчә, район башкарма комитет тарафыннан игеннәрне урып-җыю чорында комбайнчыларга һәм шоферларга матди стимул бирү чаралары эшләп чыгарылган. 30 июльдә хезмәт ярышының беренче бишкөнлегенә йомгак ясалып, җиңүчеләргә кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырылды. Чит ил комбайннары арасында "Козлова М.И." КФХ комбайнчысы Дмитрий Козлов алдынгы булып тора. Ул "Лексион"...

    Газета укучыларыбызга хәбәр иткәнебезчә, район башкарма комитет тарафыннан игеннәрне урып-җыю чорында комбайнчыларга һәм шоферларга матди стимул бирү чаралары эшләп чыгарылган.
    30 июльдә хезмәт ярышының беренче бишкөнлегенә йомгак ясалып, җиңүчеләргә кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырылды.
    Чит ил комбайннары арасында "Козлова М.И." КФХ комбайнчысы Дмитрий Козлов алдынгы булып тора. Ул "Лексион" комбайнында урып-җыю эшләре башланганнан бирле 394 тонна бөртек суктырган (бишкөнлек эчендә - 369 тонна).
    "Акрос-530", КЗС-1218 һәм Дон-1500 комбайннары арасында "Яңа Чишмә" а/ф-ның Әдәмсә бүлекчәсеннән Иван Шишкин беренчелекне тота. Ул үзенең ярдәмчесе Евгений Нестеров белән бергә "Акрос-530" комбайнында 5 көндә 287 тонна бөртек суктырган (урып-җыю башланганнан бирле барлыгы - 301 тонна).
    "Нива" һәм "Енисей" комбайннары арасында иң яхшы күрсәткечләр "Козлова М.И." КФХ комбайнчысы Александр Храмовта, ул СК-5 "Нива" комбайнында урып-җыю эшләре башланганнан бирле 169 тонна бөртек суктырган (бишкөнлек эчендә - 152 тонна).
    Шоферлар арасында "Кулон" а/ф-дан шофер Фәргат Шәрипов комбайннардан ындыр табагына барыннан да күбрәк бөртек ташыган, аның күрсәткече - 516 тонна.
    Алдынгыларның барысына да кызыл әләмнәр һәм премияләр тапшырылды.
    Азат МУСИН
    Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов комбайнчылар Дмитрий Козловка һәм Александр Храмовка премияләр һәм кызыл әләмнәр тапшыра. Автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: