Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Чәчү төгәлләнү алдында

Владимир Зубовның фермер хуҗалыгында язгы кыр эшләре төгәлләнү алдында. -1500 гектарга якын сөрүлек җирләрнең 400 гектарын көзге игеннәр һәм күпьеллык үләннәр били, - дип сөйли Владимир Степанович. - Аларның барысы да тукландырылган һәм тырмаланган. Шушы көннәрдә иртә сабан культураларын чәчүне төгәлләячәкбез. Инде солы матур гына шытып чыгып килә, ул 90...

Владимир Зубовның фермер хуҗалыгында язгы кыр эшләре төгәлләнү алдында.

-1500 гектарга якын сөрүлек җирләрнең 400 гектарын көзге игеннәр һәм күпьеллык үләннәр били, - дип сөйли Владимир Степанович. - Аларның барысы да тукландырылган һәм тырмаланган. Шушы көннәрдә иртә сабан культураларын чәчүне төгәлләячәкбез.
Инде солы матур гына шытып чыгып килә, ул 90 гектарны били, 300 гектарга якын арпа, 150 гектардан артык азык катнашмалары чәчелгән, без килгән көнне хуҗалыкта 100 гектарда сабан бодаен чәчеп бетерделәр.
-Хәзер чәчү агрегатының икесе дә кырга күчәчәк, анда борчак чәчә башлыйбыз, ул 200 гектар тирәсе мәйданны билиячәк, - дип дәвам итә Владимир Зубов. -Аннан соң 250 гектар мәйданда кукуруз чәчәсе кала.
Кукурузны орлыкка чәчәргә ниятлисезме (чөнки кукуруз югары энергетик сыйфатка ия азык ) дигән соравыма, фермер канәгатьләндерерлек итеп:
-Әйе, 40 гектар тирәсе, савым сыерларын ашату рационына кукуруз өстәп бирү сөтне арттырачак кына, - дип җавап бирде.
МТЗ-82 тракторчылары Евгений Петровичев һәм Наил Камалетдинов хуҗалыкта беренче ел гына эшләмиләр, техниканы яхшы беләләр һәм ул беркайчан да сынатмый.
-Хәзер агрегатларны чистартабыз да кырга күчәбез, анда борчак чәчү эшенә керешәбез, - диләр механизаторлар. - Чәчү эше яхшы оештырылган, ашатуга килгәндә, зарланмыйбыз - көнгә ике тапкыр бик тәмле һәм туклыклы итеп ашаталар.
Хуҗалыкта көнне төнгә ялгап эшлиләр, ЯММ, орлыклар һәм ашламалар белән тоткарлыклар юк, шушы көннәрдә сабан культураларын чәчү төгәлләнәчәк.
-Хәзер сиптергечләрне әзерлибез, гербицидлар кайтардылар, тиздән чүп үләннәре һәм корткычлар белән көрәш эшләрен башлыйбыз, - дип төгәлләде сөйләшүебезне Владимир Зубов.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев