Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ел нәтиҗәләре буенча алдынгыларны бүләкләделәр

3 февральдә 2016 елда халыкның хезмәт активлыгы нәтиҗәләре буенча киңәшмәдә алдынгылар: авыл җирлекләре башлыклары, сөт тапшыручылар - шәхси хуҗалык тотучылар, сөт җыючылар һәм орлыкландыручылар бүләкләнде.

Район башлыгы урынбасары Надежда Покова үз чыгышында районда кече эшмәкәрлек формасында 5017 шәхси хуҗалык эшләп килүе турында сөйләде:
- 2016 елда КФХ һәм ШЯХ җитештергән тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме гомуми күләмнең 53,6 %-ын тәшкил итте, ШЯХ-да гына да ул 304 млн. сумлык җитештерелгән, бу гомуми күләмнең 13%-ын тәшкил итә. Шәхси хуҗалыклардан 152,15 млн. сумлык продукция сатылган, шуның 91 млн. сумы сөт (5383 тонна) сатудан кергән. 43 муниципаль район арасында Яңа Чишмә 16 нчы урынны били, күрсәткечләр бары бер пунктка гына яхшырган.
Тик 2015-2020 елларга ШЯХ-ны үстерү буенча район программасының 9 пунктыннан дүртесе генә үтәлде. Маллар төре буенча баш санын арттыру буенча еллык планны 2%ка "җиткерә алмадык", ШЯХ-дан товар-авыл хуҗалыгы продукциясе буенча да план үтәлмәде (факт 1,3%).
Сыерларны ясалма орлыкландыру планы да үтәлеп бетмәде (10% урынына 8% тәшкил итте).
2017 елда терлекчелек биналарын төзү буенча чыгымнарны каплауга ярдәм чаралары күреләчәк. 2015 елда 3 ШЯХ 600 мең сумлык субсидия алган булса, 2016 елда 9 ШЯХ-ка 1,6 млн. сумлык субсидия бирелде. Шушы 12 ШЯХ -та сыерларның баш саны 20гә артты, быел июль аена ул 35 башка артыр, дип көтелә. Быел шушы нәтиҗәле программада катнашырга 42 кешенең заявка бирүе тикмәгә генә түгел.
2015 һәм 2016 елларда сыерларның баш саны кимү аермасы 57дән 25кә калса да, күрше районнар белән чагыштырганда Яңа Чишмә әле бик балкымый, күршеләрдә сыерлар саны арткан.
Пай җирләре өчен исәп-хисап ясалды, бер гектар җиргә 577 сум 69 тиеннән, тик бу уртача республика күрсәткеченнән түбән. Алда халык өчен файдалырак шартларда инвесторлар белән килешү төзү бурычы тора, - диде ул.
- Авыл җирлекләрендә пайчылар җыелышлары үткәрергә һәм бәяне 700-750 сумнан да ким куймаска, шуңа өстәп продукция бәясе турында да сөйләшергә кирәк, - диде киңәшмәдә район башлыгы Вячеслав Козлов.
Райондагы гомуми маллар саны белән чагыштырганда ШЯХ-да асралган МЭТ - 25% ( 5394 баш), сарыклар - 63, дуңгызлар - 84% (2573 баш) тәшкил итә. Ленино, Зирекле, Тубылгы Тау, Әдәмсә һәм Шахмай авыл җирлегендә маллар саны саклап калынган һәм арттырылган. Калган АҖ-дә кайсыбер төр малларның баш саны кимүгә юл куелган. Шушы хәлләргә юл куймас өчен терлекләрнең баш санын арттыру буенча алга куелган тәгаен бурычларны үтәргә кирәк.
ШЯХ-га ярдәм йөзеннән субсидия алу буенча Акъяр АҖ беренче урында: 1 йортка 22360 сум субсидия алынган, икенче урында Шахмай АҖ - 15 мең сум, өченче - Тубылгы Тау АҖ - 11,4 мең сум субсидия алган. 100 йортка туры килгән сыерлар, ШЯХ кредитлары һәм автомобильләр саны буенча шушы өч АҖ дә лидерлыкта: Шахмай АҖ-дә 100 йортка 140 баш сыер туры килә - ул 1 урында.
2016 елда 20,16 млн. сумлык 124 ШЯХ кредиты алынган. Ул акчаларга 42 баш сыер һәм тана, 88 баш бозау, 10 ат алынган, 39 терлекчелек бинасы төзелгән һәм ремонтланган, 7 кредит газ җиһазлары алып, газ челтәренә тоташтыру өчен алынган.
2017 елга билгеләнгән сөт сатуны арттыру бурычлары: сөтнең сыйфатын һәм сортлылыгын арттыру, сатып алына торган сөтнең бәясенә контроль булдыру, транспорт чыгымнарын үткән чакрымнарга һәм җыела торган сөтнең күләменә карап каплауны көйләү.
Надежда Попкова гыйнвар аена уртача хәзерләү бәяләренең 22 сум 53 тиен тәшкил итүен (2016 елда уртача бәя - 18 сум 12 тиен иде) бәян итте. - Ел дәвамында сатылган гомуми сөт күләме 70 тоннага артып, 5383 тонна тәшкил итте. Башкача сатулар 197 тоннага артты, сөт җыючылар тапшырганы 127 тоннага кимеде (4551 тонна калды), - диде ул.
Киңәшмәдә сөт тапшыруда тиздән яңа регламент кертеләчәген ассызыкладылар. Лейкоз белән чирләүче сыерлардан сөт кабул ителмәячәк. Шул сәбәпле сыерларны ясалма орлыкландыруның мөһимлеге арта, чөнки нәсел үгезләре нигезендә авыру таратучылар булып та торалар. Шунлыктан ясалма орлыкландыру лейкоз авыруы таралмауда профилактик чара да булып тора, ясалма орлыкландырудан токым да яхшыра, сыерларның продуктлылыгы да арта. Аннан соң 2016 елда халыкның хезмәт активлыгы нәтиҗәләре буенча алдынгыларны бүләкләү тантанасы булды: "Просто молоко" ҖЧҖ ИК генераль директоры М.Я. Моратовның һәм район башлыгының Рәхмәт хатлары, бүләкләр, районда 6 сан алучыга "Авыл хуҗалыгында сан алуны үткәрүдәге хезмәтләре өчен" медальләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев