Эшкә йомгак ясалды
Дүшәмбе көнне "Архангельское" фермер хуҗалыгы территориясендә 2013 елның җиде аенда терлекчелек продукциясе җитештерү мәсьәләләре буенча авыл товар җитештерүчеләренең эш нәтиҗәләренә кагылышлы семинар-киңәшмә булып үтте. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Ферма территориясендә район авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары терлекчелек биналарын ремонтлау һәм аларны терлекләрне кышлатуга әзерләү барышы белән таныштылар. Семинарда катнашучыларның игътибары ферма территорияләрен яхшы хәлдә тотуга юнәлдерелде. Киңәшмәне ачып, район башлыгы барлык биналарны ремонтлау, аларны дезинфекцияләү һәм агарту буенча зур эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Хуҗалыкның баш зоотехнигы Алексей Кучинский сөт җитештерүне арттыру буенча үз эше турында сөйләде. Кышкы чорга тудыру бүлеген әзерләү технологиясе турында начальник урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү - маркетинг бүлеге начальнигы Леонид Богомолов сөйләп үтте.
Аннан соң сүз Архангел Мәдәният йортында дәвам итте. Киңәшмә башланганчы район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Сергей Баранов фермер Владимир Зубовны юбилее белән котладылар, аңа Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.
Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов быелгысы елның июль һәм җиде аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләренә анализ белән чыгыш ясады. Гомумән уңай нәтиҗәләр булуын билгеләп үтеп, докладчы, шулай да соңгы араларда район терлекчеләре үз урыннарын югалта башладылар, диде.
МЭТ-нең баш саны үткән ел белән чагыштырганда 2 процентка арткан һәм 15585 баш тәшкил итә (шул исәптә 5095 баш сыер). Дуңгызларның баш саны 11 процентка (1102 баш тәшкил итә) һәм атлар саны 37 башка (695 баш тәшкил итә) арткан.
Ит һәм сөт җитештерү үткән ел дәрәҗәсендә калган. Җиде айда тискәре күрсәткечләр: сарыкларның баш саны (алар 4273 баш исәпләнелә, бу үткән ел дәрәҗәсенә карата 94 процент тәшкил итә), сөт сату (1 процентка) һәм бозаулар күпләп үлү сәбәпле МЭТ үрчеме кимегән.
Җиде айда 1378 тонна сөт җитештерелгән. Хуҗалыклар арасында терлекчелек продукциясен җитештерүгә анализ ясап, иң яхшылары һәм артта калучылар да билгеләп үтелде. Шулай итеп, МЭТ-нең баш саны буенча, "Татарстан" агрофирмасыннан кала, барысы да үткән елдагыдан яхшырак эшләгәннәр, артым 345 баш тәшкил иткән. Үткән ел белән чагыштырганда, "Хорьков А.А." һәм "Порецкий С.Н." КФХ-дан кала, барлык дуңгызчылык хуҗалыклары да дуңгызларның баш санын арттырганнар, әмма, быелгысы елның 1 гыйнварына булган торыш белән чагыштырганда, дуңгызларның баш саны 143 кә кимегән.
Хуҗалыкларның күпчелеге сөт җитештерүне арттырганнар, ә "Татарстан" агрофирмасы буенча (4102), "Игенче" ҖЧҖ (154) һәм "Ситдыйкова Г.У." КФХ-да (49 центнер) сөтнең кимүе күзәтелә.
Бер баш сыердан савып алынган уртача савым ел башыннан алып 2699 килограмм тәшкил иткән. "Зубов В.С.", "Нурхамәтов З.М." КФХ, "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-дә савым югары. Шул ук вакытта "Ситдыйкова Г.У.", "Киселева Н.А." КФХ-да, "Татарстан" агрофирмасында (бигрәк тә Сосновка, Акъяр һәм Әдәмсә бүлекчәләре артта калган) савым түбән. МЭТ-ләрдән иң югары уртача тәүлеклек артым алучылар: "Козлова М.И." (771), "Садыйков М.Х." (739), "Зубов В.С." (718), "Анисимов О.А." (710 грамм) КФХ-лар. Ә менә "Татарстан" агрофирмасының Чертуш (533), Чаллы Башы (558), Шахмай (565) һәм Акъяр (568) бүлекчәләрендә иң түбәне. Район буенча әлеге күрсәткеч 678 грамм тәшкил итә. Ит җитештерү буенча, "Хорьков А.А." КФХ һәм "Татарстан" агрофирмасыннан кала, барысы да үткән елдагыдан яхшырак эшләгәннәр.
МЭТ сатуда уртача тапшыру авырлыгы арасында аерма зур. Әгәр "Нурхамәтов З.М.", "Анисимов О.А." һәм "Кыямов Х.Г." КФХ-лар 560-500 килограммлы терлекләр сатсалар, "Кулон", "Татарстан" а/ф, "Скоков Н.А.", "Вәлиев Ф.Р." һәм "Архангельское" КФХ-да 180-310 килограмм авырлыктагы терлекләр саталар.
Авыл хуҗалыгы идарәсенең баш икътисадчысы Энҗе Шәйдуллина авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшенең нәтиҗәлелеге турындагы информация белән чыгыш ясады.
- Ярты елда акчалата керем (выручка) 223 миллион сум тәшкил итте, бер эшчегә 203 мең сум, бер гектар җиргә - 3700 сум, - дип билгеләп үтте ул. - Шулай булса да, әгәр "Скоков Н.А." КФХ да ул бер эшләүчегә 392 мең сум тәшкил итсә, "Татарстан" а/ф-да бары 177 мең сум гына. Район хуҗалыклары терлекчелектән 150 млн. сум акчалата керем алды. Терлекләрдән товар продукциясе алу дәрәҗәсе төрле хуҗалыкларда төрлечә. Әйтик, "Зубов В.С." КФХ-да һәр шартлы баш терлек хуҗалык кассасына 20900 сум акча кертсә, "Скоков Н.А." КФХ-да исә 1,7 тапкырга кимрәк. Терлекчелектәге рентабельлелек уртача 7,7 процент тәшкил итә. Әмма, әгәр дә "Козлова М.И." КФХ-да ул - 73 процент, "Архангельское" КФХ-да 41 процент тәшкил итсә, "Татарстан" а/ф-да исә зыянга эшләгәннәр (-6,5%). Район хуҗалыкларында хезмәт хакы дәрәҗәсенә анализ ясаганда, Энҗе Шәйдуллина ярты ел эчендә 51 млн. сум күләмендә хезмәт хакы түләнүен билгеләп үтте. Әгәр дә "Козлова М.И." һәм "Архангельское" КФХ-да бер хезмәткәргә 60 мең сумнан артык акча түләнсә, "Скоков Н.А", КФХ-да нибары 45 мең сум яки аена 7500 шәр сум гына. "Зубов В.С." һәм "Игенче" КФХ-да да хезмәт хакы аена 9000 сумга җитми. - Район хезмәт хакы күрсәткече буенча республика сводкасында астан бишенче урында, - дип искәрде Вячеслав Козлов, - чынлыкта исә ул алай гына түгел, тик "конверттагы акчалар" белән түләгәч, салым да, пенсия фондына түләүләр дә азая. "Лизинг-грант" программасында катнашу турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надежда Попкова сөйләде.
Авыл хуҗалыгы идарәсенең хәзерләүләр буенча консультанты Энҗе Гыйнатуллина җитештерелә торган продукциянең сыйфатына анализ ясады, Леонид Богомолов исә маститка каршы программа турында сөйләде, май заводы директоры Федор Бурчин сөткә билгеләнә торган бәяләр турында бәян итте. Шулай итеп, 1 августтан халыктан тапшырыла торган сөтнең бәясе 14 сум 70 тиен булачак. Рәфис Зиниятуллин орлыкларның сыйфаты һәм күпме булуы турында сөйләде.
Киңәшмә азагында В.М. Козлов авыл хуҗалыгында агымдагы эшләргә - хәлләргә, урып-җыю барышына анализ ясады, җитәкчеләргә һәм белгечләргә МЭТ-дән ит һәм сөт продуктлары җитештерүне арттыру, терлекләрнең баш санын саклап калу бурычы куйды. Ул тагын "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" һәм "Үзең укыган мәктәпкә ярдәм ит!" акцияләрендә актив катнашырга чакырды.
Сергей Баранов, Владимир Зубов һәм Вячеслав Козлов. Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев