хезмәт алдынгыларына хөрмәт һәм дан!
…җитәкче Александр Савельев бик оста җитәкче, туган җирендә хуҗалык итүдә ул күпләргә үрнәк күрсәтә. 2003 елдан бирле ул шул ук исемдәге фермер хуҗалыгы белән идарә итә. Ул терлекчелек фермасын, дуңгызлар абзарын яңадан торгыза алган. Хәзер хуҗалыкта 130 баш МЭТ, 215 баш дуңгыз исәпләнә. Даими рәвештә баш санының артып торуы күзәтелә....
…җитәкче
Александр Савельев бик оста җитәкче, туган җирендә хуҗалык итүдә ул күпләргә үрнәк күрсәтә. 2003 елдан бирле ул шул ук исемдәге фермер хуҗалыгы белән идарә итә. Ул терлекчелек фермасын, дуңгызлар абзарын яңадан торгыза алган. Хәзер хуҗалыкта 130 баш МЭТ, 215 баш дуңгыз исәпләнә. Даими рәвештә баш санының артып торуы күзәтелә. 9 айда сөт җитештерү 43 тоннага, ит 5,2 тоннага арткан. Бер баш сыердан савып алынган сөт 5337 килограмм тәшкил иткән, бу узган елдагыдан 1240 килограммга күбрәк.
…шофер
Ринат Шарапов туган авылы Шахмайда 32 ел шофер булып эшли. Быел ул үзенең КамАЗ автомашинасында 269800 тонна- километр эш башкарган. Урып-җыю эшләре барышында комбайннардан 1100 тонна бөртек ташыган һәм элеваторга 659 тонна бөртек илткән. Үз автомашинасын Ринат яхшы хәлдә тота. Шофер булып эшләү дәверендә ул бөтен Рәсәйне аркылыга-буйга йөреп чыккан. Хатыны белән бергә ике бала тәрбияләп үстергәннәр, алар инде үзләре дә мөстәкыйль тормыш алып баралар.
…сыер савучы
Моннан 15 ел элек Архангел Бистәсендәге М. Горький исемендәге колхоз фермасына эшкә килгән Светлана Урядникова машина белән сыер саву операторы һөнәренә бик тиз төшенә һәм югары күрсәткечләргә ирешә башлый. 9 ай эчендә ул 154 тонна сөт сауган һәм бу районда иң яхшы күрсәткечләрнең берсе, өстәвенә, хуҗалыкта сөт үткәргеч тә юк. Савылган сөтнең барысын да кул белән ташырга туры килә. Фермага эшкә Света очраклы гына килми, аның әнисе дә шунда эшләгән, хәзер аның ире Николай да терлекчелектә эшли, бергәләп ике бала тәрбияләп үстерәләр.
…Бозау караучы
Елена Нестерова 20 елдан артык терлекчелектә эшли, шуның 8 елын "Зубов В.С." КФХ-да. Ул ике айга кадәр булган бозаулар карый. Аның төркемендә 50-55 баш бозау, ул аларны бик әйбәт тәрбияли, яхшы артым алуга ирешә. Аңа һәрчак таянырга була, үз эшенә бик җаваплы карый, ди аның турында Владимир Зубов. Коллективта Еленаны хөрмәт итәләр, ул иптәшләренә дә гел ярдәм итә. Намуслы хезмәте өчен аны фермер хуҗалыгы җитәкчесе премия белән бүләкли тора.
…ферма мөдире
Али Кантимиров 2010 елдан бирле Волчья Бистәсендә ферма мөдире булып эшли. "Козлов В.В." КФХ-ның терлекчелек тармагының тотрыклы эшләвендә аның өлеше дә зур. МЭТ-нең баш саны арта, сөт җитештерү 8 процентка арткан, бозаулар да узган елдагыдан күбрәк алынган, төп көтү башмак таналар белән яңартылып торыла. Фермада чисталык, тәртип хөкем сөрә, маллар каралган, җитештерү технологиясе үтәлә. Али үз эшенең нечкәлекләрен әйбәт белгән шәп белгеч.
…комбайнчы
"Кулон" агрофирмасында Айдар Ганиев 2010 елдан бирле эшли. Һәр елны урып-җыю чорында ул "Тукано-450" комбайны штурвалы артына утыра, хезмәт җитештерүчәнлеге югары, бөртекле культуралар суктыруда әйбәт күрсәткечләргә ирешә. Бу урып-җыю чорында ул район ярышында гел алда барды. Күчмә әләм аңа өч тапкыр тапшырылды. Урып-җыю нәтиҗәләре буенча ул 2728 тонна ашлык суктырды. Комбайнчылар арасында Айдарны хөрмәт итәләр, ул иптәшләренә ярдәмгә килергә һәрчак әзер.
…тракторчы
"Козлов В.В." КФХ-да киң профильле механизатор Анатолий Петровичевка иң җаваплы эшләрне йөклиләр - аның сынатмасын беләләр. Аңа К-700, МТЗ-80 тракторлары һәм "Полесье" комбайны беркетелгән. Бу көздә ул 1500 гектар мәйданда туңга җир сөргән, язын 1100 га мәйданда культивация ясаган, җәен "Полесье" да 600 га мәйданда күпьеллык үлән чаптырган, кышын МТЗ тракторы белән Анатолий терлекчелектә эшли. Үзенә беркетелгән техниканы һәрчак төзек тота, теләсә нинди авыл хуҗлыгы машинасын әйбәт белә.
…агроном
Авыл хуҗалыгы институтының агрономнар хәзерләү бүлеген тәмамлаган Җәмил Мотыйгуллин менә 15 елдан артык "Татарстан" агрофирмасының Шахмай бүлекчәсендә шушы белгечлек буенча хезмәт куя. Эшләү дәверендә ул үзен әйбәт белгеч итеп танытты, чәчү әйләнешенә перспективалы яңа сортлы культуралар кертә, авыл хуҗалыгы культураларын игү технологиясен үтәүгә, орлыкларның сыйфатына зур игътибар бирә. Чәчү һәм урып-җыю мәйданнары оптималь срокта һәм сыйфатлы итеп эшкәртелә.
…бухгалтер
Любовь Плисцова 27 елдан артык Петропавел Бистәсендә бухгалтер булып эшли. Ул бу эшне хуҗалык итүнең төрле формалары яшәгәндә, төрле җитәкчеләр эшләгәндә башкарган. Хәзер ул пенсиядә, шулай да эшен дәвам итә, аны исә ул әйбәт белә. Исәп һәм отчет өчен җавап бирә, грамоталы һәм күндәм белгеч, дип сөйли аның турында фермер хуҗалыгы җитәкчесе Николай Скоков. Чыгымнарны, барлык участокларда хуҗалык исәбен төгәл алып барганга, җитештерүдә рентабельлелек дәрәҗәсен арттыруга ирешәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев