Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Хуҗалыкта чәчүгә старт бирелде

Фермер Владимир Зубов тракторлары беренчеләрдән булып язгы басуга чыктылар. Кырларда туңга сөрелгән җирләр тырмалана һәм тары чәчәргә җир хәзерләнә.

-Без күпьеллык үлән басуларын тукландырдык инде, хәзер тырмалау агрегатлары таккан тракторлар көздән сөрелгән басуларга чыктылар,- дип сөйли Владимир Зубов.
Хуҗалыкта 200 гектар арпа, 100 га солы, силоска 200 га кукуруз, 80 га тары һәм 300 га чамасы борчак (бик файдалы культура, дип сөйли Владимир Степанович) чәчәргә планлаштыралар.
15 апрельдә без тәҗрибәле механизатор Сергей Евграфов тырмалаган басуда булдык.
-Дымлырак, әлбәттә, тик җир тиз (сәгать саен) өлгерә, тизрәк дымны саклап калырга кирәк, - ди ул.
Бу басуда иртә язда арпа чәчелергә тиеш, ә янәшәдә механизатор Евгений Бурмистров УДА (дисклы) агрегаты таккан МТЗ тракторы белән тары чәчеләсе мәйданны хәзерли.
-Техника әзер, ягулык-майлау материаллары бар, эшне ике сменада оештырабыз, моның өчен механизаторлар җитәрлек, - дип сөйли Владимир Зубов. - Әйбәт уңышка нигез салу өчен язгы чәчүне оператив рәвештә үткәрергә кирәк.
Фермер нәрсә сөйләгәнен белә - 15 яшеннән үзе ХХ партсъезд исемендәге колхозда ДТ-54 тракторына утырып җир сөргән, чәчү чәчкән кеше. Колхозның атаклы рәисе Александр Поликарпов тәҗрибәле механизаторларга да аны үрнәк итеп куя торган булган.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев