Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Хатын-кыз” һөнәрен ирләр үзләштерә

Безнең чорда хатын-кызлар күптән ир-атлар һөнәрен үзләштерде, әйтик, пилот, космонавт, слесарь һ.б. Авыл хуҗалыгында тракторчы хатын-кызлар үткән гасырның 30 нчы елларында ук пәйда булган инде. Ә менә ир-атлар хатын-кыз һөнәренә һәрчак сак алынган.

Мисал өчен, советлар заманында колхозда сыер савучы ир-ат булуы бик сирәк күренеш булган. Хәзер хәлләр үзгәрде: XXI гасыр авыл ирләре “хатын-кыз” хезмәте белән шөгыльләнүдән курыкмый. Әйтик, безнең район авыл хуҗалыгы оешмаларында 20 дән артык көчле җенес вәкилләре – машина белән сыер савучы оператор бар. Һәм әйтергә кирәк, алар уңышлы гына эшлиләр: кайберләре сөт саву буенча ай саен бирелә торган даими сводкаларда иң яхшылары булып тора. Әлеге эшне ир-атлар хатын-кызлардан ким башкармый диясе генә килә.
- Әгәр син авылда туып үскәнсең, авыл хезмәтен яратасың һәм үз авылыңда хезмәт итәргә телисең икән, нишләп соң әле сыер савучы булып эшләмәскә, - дип саный шуларның берсе, “Агро-Основа” ҖЧҖ нең Шахмай бүлекчәсендә машина белән сыер саву операторы Илнур Шәйхетдинов. – Ни өчен ир-ат читтән эш эзләп, озак вакытка өеннән чыгып китәргә тиеш, гәрчә туган авылында эш булганда. Мин бала чактан ук әнигә сыер савуда булышып үстем. Хәзер фермада хезмәт күпкә җиңелрәк: сөтүткәргечләр бар, тирес чыгару механикалаштырылган, азыкны трактор белән тараталар, җәен сыерлар киртә абзарларда. Хезмәт шартлары да булдырылган: душ, ял итү бүлмәсе бар һ.б. Хезмәт хакы яхшы, ай саен түлиләр, шуңа күрә теләк белән эшлибез.
2015 елда Илнур һәм аның авылдашы Ринат Илалов әлеге «хатын-кызлар» һөнәрен үзләштерергә булганнар. Бу җәһәттән алар - Шахмай авылында беренче юл салучылар. Дүрт ел узса да, бу хакта алар бер дә үкенмиләр. «Агро-Основа» ҖЧҖ сыер савучылар сафы башка ир-атлар белән тулылана, алар арасында Урта Азиядән күчеп килүчеләр дә күп. Илнур эшли торган фермада машина белән сыер саву операторлары арасында ике ир-ат бар: ул үзе һәм үзбәк Илдар Абдугоппаров. Илнур инде менә ничәнче ел «иң яхшы терлекчеләр» сводкасында: 2019 ел башыннан бирле 54 сыердан 108,7 тонна сөт савып алган.
Илнур, әлбәттә, мәктәпне тәмамлагач әтисе кебек тракторчы булып эшли, тик ул техникага тартылмый. Аның әнисе Фәния Рафыйк кызы сүзләренә караганда, ул кечкенәдән хайваннарны яраткан, эт яки песи баласына тавыш күтәрмәгән, башкаларга да моңа юл куймый.  Хәзер дә аның өендә 4 мәче бар, үзе әйткәнчә, әлегә. Илнур төркемендә савымның югары булуы гаҗәп тә түгел, чөнки ул терлекләрне бик ярата, сыерлар да шуны беләдер. 
Илнур сыерларны иртән һәм кичен сава, ә көндез йорт, хуҗалык, балта эшләре белән шөгыльләнергә мөмкин. Бу уңайлы, дип саный ул. Әнисе Фәния кече яшьтән улының хезмәт сөючәнлеген генә түгел, чисталыкны һәм тәртипне яратуын сөйләде. Бу аның 89 кв.метрлы, заманча шартлары булган бик күп бүлмәләрдән торган яңа йортыннан да күренә (йорт яшьләр ипотека программасы буенча төзелгән). Илнур үзе дә җыйнак,  тыйнак һәм өстәвенә зыялы да. Әйе, хәзер машина белән сыер саву операторлары шундый!
Аның тормыш иптәше Алсу да терлекче: бозау караучы булган, бер ай элек сыер савучы булып күчкән. Аларның ике улы бар: Айратка - 17 яшь, Раил-дүртенче сыйныфка күчкән.  Хәзер ир белән хатын өченче баланы көтә һәм, әлбәттә, кыз булсын иде,  дип телиләр. Әтиләренең бит хуҗалык эшләрендә, бакчада булышучы ярдәмчеләре бар (тана, кәҗәләр, 30-40 каз, тавык, үрдәкләре бар), әнигә дә ярдәмче кирәк. Илнурның җир кишәрлеге алу планы да бар, фермерлык белән шөгыльләнергә дә тели. Шунысы уңайлы: йорт авыл читендә, аның артында көтүлек болыннар. Әлегә алар сыер сатып ала, әти-әниләрендә булса да, сөтне тапшырып булачак бит. Айрат та Чистай совхоз-техникумында агрономга укый, җирдә эшләргә хыяллана. Алсу да авыл хезмәтенә гадәтләнгән, ул каенанасы кебек, Чаллы Башыннан, хәтта күрше булып яшәгәннәр. Ә күршелек дәвам итә, чөнки улының яңа йорты әти-әнисе яши торган йорт каршында тора. Каенана киленен мактый, балалары янәшәдә яшәгәнгә бик канәгать, чөнки алар картая, кайвакыт авырыйлар да. Шулай да зур хуҗалык алып барырга: мал-туар, бакча тотарга тырышалар. 
Илнур һәм Алсу бик бәхетле, алар юлны үзләре сайлаган: кече ватаннарыннан беркая да китмәгәннәр, туган җирдә тырышып эшлиләр һәм яшиләр.

Ольга ИВАНОВА. 
Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев