Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Людмила Ильдулова: “Мул тормыш җиңел генә бирелми“

    Чуаш Чабаксарында яшәүче Сергей һәм Людмила Ильдуловаларныкы кебек шәхси ярдәмче хуҗалык оештырып җибәрү өчен күпме хезмәт куярга кирәклеген һәр кеше дә күз алдына китерә алмый. Без аларда булып, барысын да үзләреннән сораштык.

    Икесе дә туганнан бирле авыл җирендә яшәгәннәр, яшьтән үк терлек үстерергә гадәтләнгәннәр, Сергей - шушы авылныкы, ә Людмила тумышы белән Аксубай районыннан. Икесе дә эш сөючән һәм үзләренең ике улларын да хезмәткә, тәртипкә өйрәтәләр (тагын ике игезәк кызлары балалар бакчасына йөри). Аларның яшәү принцибы: яхшы яшисең килсә, тырышып эшлә.
    Барысы да үз йортларын төзүдән, бер баш сыер һәм берничә баш дуңгыз асрый башлаудан башланган. Хәзер абзарда дүрт савым сыеры бар, шуннан ерак түгел киртә абзарда дуңгызлар, күрше якта аерым бинада тугыз яшь үгез бозау бар.
    -Өч баш ана һәм печтерелгән дуңгыз калды. Элек МЭТ дә, дуңгызлар да күбрәк иде, - ди.
    -Үгез асрау хәзер файдалы түгел, итен сатуы кыен, өстәвенә алар өчен фураж да кыйммәт. Бозаулар белән җиңелрәк, болынга печәнлеккә чыгарып җибәрәсең дә, йөриләр шунда... Савым сыерларын арттырачакбыз, чөнки сөт сизелерлек табыш китерә, - дип сөйли хуҗа.
    -Дуңгыз балалары да яхшы табыш бирде. Аларны тиз арада сатып алып бетерделәр. Елына берничә баш ана дуңгыздан 120 шәр дуңгыз баласы ала идек. Бер баш дуңгыз баласын 2 мең сумга саттык. Быел дуңгыз балалары бик аз туды - 19 гына. Күмәртәләп терлек асрауның файдасы да сизелерлек, - дип сүзен йомгаклады Людмила.
    Акрынлап кына Ильдуловлар техника да - КамАЗ, чапкычы, печән әйләндергеч һәм җыйгыч пресс белән трактор сатып алганнар. Беркайчан да бернинди дә субсидия алмаганнар. Үзләре эшләп тапкан акчаларын тотканнар, туганнарыннан бурычка алганнар. Печәнне дә болыннардан, чокырлардан чабып әзерлиләр. Әтисе чапкан печәнне улы икенче көнне әйләндереп, пресслап, төргәкләр ясап куя. Үзләренә дә җитәрлек була, саталар да, кышын бер төргәкне 2 мең сумга сатканнар. Ильдуловлар - тырыш гаилә, алар бар эшкә дә ахырына кадәр уйлап алыналар. Бөртек фуражын арзанрак бәядән күмәртәләп хосусый эшмәкәрләрдән (аерым кешеләрдән) сатып алалар. - Әлбәттә, керем хуҗалыкны үстерергә дә, гаиләне кирәк-ярак белән тәэмин итәргә дә җитә. Нәрсәнең файдалы, ә нәрсә файдасыз булуын белеп эшләргә тырышабыз, - диләр.
    -Бик каты корылык булган 2010 елда терлекнең баш санын саклап кала алдыгызмы?
    -Эшләргә теләгән кеше корылык булса да азыкны табарга тырыша. Үзебезнең һәм якын-тирәдәге коеларда су беткәч тә, суны трактор белән бидоннарда ташып эчердек. Авыр булса да, терлекләрнең баш санын саклап кала алдык.
    -Әлбәттә, хуҗалыкта эш күп: терлекләрне ашатырга, эчертергә, саварга, сарайларны чистартырга кирәк. Кайвакыт без боларның барысына да ничек өлгерәбез икән, дип гаҗәпләнеп тә куябыз. Барысын да үзебез башкарабыз бит. Хәзер эшне күбрәк үзем башкарырга тырышам (йорт хуҗасы бик еш "шабашка"да була), ялларда Чистайдан улларыбыз кайта: берсе - колледжда, икенчесе техникумда укый. Җәен өйдә булалар, бар эшне дә бергәләп башкарабыз. Башкаларның уллары футбол һәм хоккей уйнап йөргәндә, безнекеләр көн-төн мал карыйлар. Кызларыбыз тугач та улларыбыз чиратлашып аларны да карадылар, йортта да эшләделәр. Алар үзара шулай хәл иткәннәр. Бик тәртипле һәм үзләре белеп эш итә торган минем улларым, - дип сөйли Людмила.
    Ул тәүлегенә бары 4 сәгать кенә йоклый, иртәнге 4 тән хуҗалыктагы эшләрне башкарса, 8 гә үз эшенә йөгерә: клубта хормейстер булып эшли, "Илем" ансамблендә җырлый, баянда уйный. Даими репетиция һәм чыгышлар (соңгы араларда төнге 12 гә чаклы иҗат отчетына әзерләнгәннәр) күп вакытын ала. Кичен - кабат сарайда.
    -Булган бар әйберебез - хезмәт белән табылды. Без бушка ята торган кешеләр түгел. Байлык күктән төшми, аны тир түгеп табарга кирәк.
    -Хуҗалыкта тагын нинди керем чыганагы бар?
    -25 сутыйлы бакчага бәрәңге, суган, кишер утыртабыз. Үстергән яшелчәләрне сатабыз, безнең үзебезнең даими сатып алучыларыбыз бар. Уңыш яхшы була.
    -Нинди дә булса проблемаларыгыз бармы?
    -Печән, фураж ачык һавада түгел, ә складта сакланырга тиеш. Рус Чабаксарында бинаны арендага алырга теләгән идек, барып чыкмады. Күп балалы гаилә буларак, җирне моннан бүлеп бирделәр. Бик уңайлы участок иде, авыл кырыенда гына. Без инде анда склад төзү өчен баганалар да куйдык. Ә аннан соң аны, уйламаганда дигәндәй, ял итү зонасы төзүгә дип алдылар. Терлекләрне чыгарып йөртү урыны аз, АҖ башкарма комитетыннан эләккәли инде. Өй янында техника тотарга (куярга) ярамый. Юкса эшли белгәннәрне һәм эшләргә яратучыларны дәртләндереп, ярдәм итәргә кирәктер дип исәплибез. Һәм соңыннан ул болай дип тә әйтеп куйды:
    -Шундый хуҗалык белән идарә итәргә авыр дип зарлансак та, бу эшне, әлбәттә, без барыбер ташламыйбыз. Терлек асрамыйча авылда ничек яшәргә кирәк, без күз алдына да китерә алмыйбыз.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: