Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Намуслы хезмәте өчен - бозау

    Халык җыены узган көндә Черемухово Бистәсендә "Кулон" агрофирмасы савымчысы Раиса Банцаревага күпьеллык намуслы хезмәте өчен премия тапшырылды. Шуны да әйтеп үтү кирәктер, хуҗалыкта ул савымчы булып 30 елдан артык, Черемухово Бистәсенә килен булып төшкән вакыттан бирле хезмәт куя. Премияне (агрофирма фермасыннан 150 кг-лы үгез бозау сайлап алуга рөхсәт язуы) ул...

    Халык җыены узган көндә Черемухово Бистәсендә "Кулон" агрофирмасы савымчысы Раиса Банцаревага күпьеллык намуслы хезмәте өчен премия тапшырылды.
    Шуны да әйтеп үтү кирәктер, хуҗалыкта ул савымчы булып 30 елдан артык, Черемухово Бистәсенә килен булып төшкән вакыттан бирле хезмәт куя.
    Премияне (агрофирма фермасыннан 150 кг-лы үгез бозау сайлап алуга рөхсәт язуы) ул 55 яше тулган көнне "Кулон" җитәкчелегеннән алды. Аны тапшырганда агрофирманың генераль директоры Линар Шәмагсумов Раиса Банцареваны юбилее белән котлап, зур булмаган бүләк белән чәчәк бәйләме дә тапшырды. Авыл җирлеге башкарма комитетыннан да ул бүләк һәм котлаулар кабул итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: