Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Орлыклар белән проблема бар

    Район башлыгы Вячеслав Козлов үткәргән штаб утырышында язгы кыр эшләренә хәзерлек мәсьәләләре тикшерелде.

    Үткән ел уңышы орлыгының (нигездә, арпаныкы) күпчелек хуҗалыкларда шыту сәләте түбән булуы (55-65%) аеруча борчу тудыра. Мондый орлыкларны алыштырырга, ә шытымлылык 75-80% булган җирдә чәчү нормасын арттырырга кирәк.
    Шулай ук вак КФХ-ларның орлыкларын анализга бирмәүләре дә билгеләп үтелде, "Орлыкчылык турында"гы закон буенча тикшерелмәгән һәм кондициясез орлыкларны чәчәргә ярамый. "Россельхознадзор" тарафыннан мондый фактлар өчен шактый гына штраф санкцияләре каралган (Бу хакта тәфсилләбрәк "ЯЧХ"нең чәршәмбе, 6 апрель санында укырсыз).
    Район хуҗалыкларында орлык агулый торган 14 машина бар, 80 гә якын кеше медицина комиссиясе узган һәм тиздән орлык агулау эшләре башланачак. Язгы чәчү өчен шулай ук кукуруз орлыгы (җитешмәгән күләмен) сатып алырга кирәк.
    Бүген ашлык складларының барысы да ачык булырга һәм орлыклар җилләтелергә тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: