Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Пай җирләре өчен ашлык бирелә

    Районда пай җирләрен арендага биргән өчен бөртек бирә башладылар.

    Районда 4974 пайчы 26181 гектар җирне арендага бирә. Барлык җир өчен аренда түләүләре күләме 24,8 млн. сум тәшкил итә. 27 августка булган торыш буенча 10 млн. сум чамасы түләнгән (акчалата, бөртек, печән, хезмәт күрсәтүләр белән). Вак фермерларның кайберләре пай өчен тулысынча исәп - хисап ясаганнар. Шул ук вакытта "Аксу-Агро" ҖЧҖ, "Кулон" а/ф һәм берничә фермер халык белән исәп-хисап ясауны башламаганнар да әле. "Аксу- Агро" ҖЧҖ-нең пай буенча бурычы - 417 мең сум, "Кулон" а/ф-ның исә 7,2 млн. сумнан артык.
    1 гектар пай җире өчен аренда түләвенең уртача күләме район буенча 600 дән алып 800 сумга чаклы тәшкил итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: