Үсеш перспективалары бар
Фермер Николай Скоков үз хуҗалыгында ат үрчетүгә зур игътибар бирә. Районда иң күп ат шул хуҗалыкта, биредә Орлов токымлы юртаклар һәм авыр йөк атлары үрчетәләр. Евгений Старов Шушы көннәрдә без Николай белән бергәләп атлар фермасын карап йөрдек һәм биредә ат үрчетү белән җитди шөгыльләнүләренә тагын бер кат инандык, биредә атлар...
Фермер Николай Скоков үз хуҗалыгында ат үрчетүгә зур игътибар бирә. Районда иң күп ат шул хуҗалыкта, биредә Орлов токымлы юртаклар һәм авыр йөк атлары үрчетәләр.
Евгений Старов
Шушы көннәрдә без Николай белән бергәләп атлар фермасын карап йөрдек һәм биредә ат үрчетү белән җитди шөгыльләнүләренә тагын бер кат инандык, биредә атлар асрау өчен барлык шартлар тудырылган. Орлов токымлы юртаклар үстерелгән атлар фермасы тирәсе тимер койма белән әйләндереп алынган, атлар абзары бик шәп эшләнгән, араннарда атларга бик җайлы, тудыру бүлеге дә бар, ул җылытыла, тайларга бик уңайлы монда. Бинаны яктырту өчен үзләренең генераторы бар. Ферма янәшәсендә тимер торбалардан атлар өчен киртә абзар ясаганнар. Каравылчы өчен йорт та төзелгән,кышлатуга җитәрлек күләмдә азык китерелгән.
Быелгысы елда атлар фермасы, дөресрәк әйтсәк, атлар заводы ат үрчетүчелек һәм ат спортын үстерү буенча Республика программасына кертелгән. Нигездә орлов токымлы юртаклар үрчетергә ниятлиләр. Монда орлов токымлы 15 юртак ат (бия) бар. "Бекас", "Икар" һәм "Бельмондо" исемле айгырлар яхшы нәсел калдыралар.
Беренчесе турында без газетабызда язып чыккан идек инде, ул үткәрелә торган төрле узышларда җиңүләр яулый, "Икар"ны әле күптән түгел генә Мәскәүдән алып кайтканнар, "Бельмондо"ны арендага гына алганнар, бу ат та танылган Рәсәй чабышчысы.
Атларны сынау Ульян ипподромында үткәрелә, хәзер яшь атларны сынауны Казан ипподромына күчерү мәсьәләсе хәл ителә, анда ташламалы араннар тәкъдим ителәчәк. Тренинг нәтиҗәләре нигезендә җитезлек (елгыр) буенча иң яхшы атлар нәсел арттыру өчен калдырылачак.
Николай Скоков Рәсәй символы һәм горурлыгы булган орлов токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнүенә горурлана. Ул орлов токымлы юртакларны аларның универсаль булулары аркасында дөньяда иң яхшы атлар дип саный. Әлеге токым төрле ат ярышларында уңышлы чыгыш ясарга мөмкин, цирк аренасында эшләү өчен дә яхшы өйрәтелә һәм, әлбәттә инде, юртаклар спортында да алыштыргысыз алар. Бу токым атлар матурлыгы, нәзакәтьлелеге белән аерылып торалар. Киртә абзарда йөргән (прогулкада) "Икар"га сокланып туймаслык - горур, мәһабәт, Алтай атлар заводының танылган вәкиле.
Скоковның бик шәп бияләре - "Окраина", күптән түгел Пермьнән кайтартылган "Навивка" һәм "Капотня", Ульян ипподромында сынау үтүче "Классика" (быел ике традицион Рәсәй призы иясе) бар.
Үз көчләре белән үткәрелүче селекция эшләре өч линиядә алып барыла, аларның тамырлары исә революциягә кадәр булган Рәсәйгә барып тоташа. Айгырлар һәм бияләрне чиратлаштырып, орлов токымлы юртакларның елдамлыгын (җитезлеген) арттырырга, токымны яхшыртырга (даими) планлаштыралар. Бияләрне каплату (йөгертү) һәм колынлау графигын ат абзары начальнигы Алисә Шәрифуллина төзи, аңа конюхлар Галина белән Николай Шумков атларны карашырга ярдәм итәләр.
Быел Николай Скоков юртаклары Яңа Чишмәдәге һәм Түбән Камадагы Сабантуйларда җиңү яулаганнар, Ульян ипподромында ике традицион бүләккә ия булганнар, Әлмәттә Нефтьчеләр көнендә, Казан ипподромында "Пион" традицион рәсәй призына һәм "Весенний" призына оештырылган узышларда икенче урыннарны яулаганнар. Хәзергә атлар ял итәләр, ә беренче кар яугач ук тренировкалар яңадан башланачак. Районда юртакларны Чуаш Чабаксарыннан Валерий Никоноров өйрәтә, ә Евгений Бульканов белән Ирина Котлякова Ульян ипподромында шөгыльләнәләр.
Фермер хуҗалыгында ат үрчетүчелек үсешендә тагын бер юнәлеш - бу авыр йөк атлары үрчетү. Николай Скоков фикеренчә, ат ите җитештерү табышлы (рентабельле), бер килограмм тере авырлыкта җитештерү чыгымнары 32 сум тәшкил итә, 100 сумнан сатыла.
Хуҗалыкта 40 баш авыр йөк аты (бия) һәм ике айгыр исәпләнә, күптән түгел Удмуртиядән 10 бия сатып алганнар. Бигрәк тә Владимир токымлы "Бурлак" үзенең тышкы кыяфәте белән таң калдыра, аның авырлыгы да тоннадан артык. Авыр йөк атлары абзарында менә дигән итеп ремонт ясалган, тайлар киртә абзарларда.
Скоковның фермер хуҗалыгында атлар үрчетүгә җитди карыйлар,нәтиҗәләре дә сөенерлек (район хуҗалыклары арасында иң күп ат биредә,юртаклары төрле ярышларда җиңү яулый), алда яңа җиңүләр һәм уңышлар, һичшиксез, тагын булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев