Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Сөт җитештерүгә игътибар

Уз­ган ат­на аза­гын­да Әдәм­сә фер­ма­сы тер­ри­то­ри­я­сен­дә сөт җи­теш­те­рү мәсь­ә­лә­лә­ре­нә ка­гыл­ган се­ми­нар-ки­ңәш­мә бу­лып уз­ды, ан­да ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов, авыл ху­җа­лы­гы оеш­ма­ла­ры җи­тәк­че­лә­ре, бел­геч­ләр һәм ор­лык­лан­ды­ру­чы­лар кат­наш­ты. Ев­ге­ний СТА­РОВ

900 баш­тан ар­тык МЭТ ас­ра­ган фер­ма­да (шу­ның 500 - сы­ер­лар) се­ми­нар­да кат­на­шу­чы­лар яңа тө­зел­гән кир­тә аб­зар­лар­ны, ре­конст­рук­ци­я­лә­нү­че ту­ды­ру бү­ле­ген, таш­лат­кан сы­ер­лар­ны ас­рау­ны, сөт­үт­кәр­геч­ле сы­ер­лар аб­за­рын ка­рап чык­ты­лар. Һәр би­на­да авыл ху­җа­лыгы һәм азык-тө­лек ида­рә­се бел­геч­лә­ре сөт җи­теш­те­рү тех­но­ло­ги­я­се бу­ен­ча га­мә­ли ки­ңә­шләрен бир­де­ләр. Әдәм­сә клу­бын­да агым­да­гы ху­җа­лык эш­чән­ле­ге мәсь­ә­лә­лә­ре ка­рал­ды.

Авыл ху­җа­лы­гы ида­рә­се бел­ге­че Ана­то­лий Клюш­кин тех­ни­ка­ны кыш­кы сак­лау­га кую бу­ен­ча ху­җа­лык­лар ара­сын­да­ уз­ган үза­ра тик­ше­рү нә­ти­җә­лә­ре ха­кын­да сөй­лә­де. Якын ара­да бу эш­тә бул­ган җи­теш­сез­лек­ләр­не бе­те­реп, ма­ши­на йорт­ла­рын­да тәр­тип бул­ды­рыр­га, ди­гән бу­рыч ку­ел­ды. "Рос­сель­над­зор"­ның Яңа Чиш­мә бү­лек­чә­се на­чаль­ни­гы Рә­фис Зи­ни­я­тул­лин төп игъ­ти­бар­ны ор­лык­лар­ны тик­ше­рү за­рур­лы­гы­на юнәлт­те.

Туң­га җир сө­рү эш­лә­рен ана­лиз­лап, ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов "И­ген­че" ҖЧҖ (җи­тәк­че­се Р.С. Яку­пов), фер­мер­лар В.С. Зу­бов һәм Л.Р. Ар­темь­ева­ны нык тән­кыйть­лә­де. Ра­йон бу­ен­ча ту­ла­ем ал­ган­да 80 про­цент мәй­дан­да җир туң­га сө­рел­гән. Бу эш­не тук­тат­кан "Ва­мин-Та­тарс­тан" җи­тәк­че­ле­ге­нең по­зи­ци­я­се ха­та дип та­ныл­ды.

Авыл ху­җа­лы­гы ида­рә­се бел­ге­че Ле­о­нид Бо­го­мо­лов ху­җа­лык фер­ма­ла­рын­да­гы эш­ләр то­ры­шы ту­рын­да эк­ран­да күр­сә­тел­гән рә­сем­нәр­гә аң­лат­ма­лар бир­де. Кай­бер рә­сем­нәр, әй­тик, Акъ­яр фер­ма­сы­ның тер­лек утары, ап­ты­раш­та кал­ды­ра. Тер­лек­ләр саз эчен­дә, ә утар­да­гы су­лар­ны агы­зып җи­бә­рер­гә бү­лек­чә бел­геч­лә­ре­нең фан­та­зи­я­се җит­ми бу­гай.

Тер­лек азы­гы һәм ка­нга­ ана­лиз үт­кә­рү нә­ти­җә­лә­ре бу­енча азык­лар­ны ба­ланс­лаш­ты­руга тәкъ­дим­нәр би­рел­де, био­өс­тә­мә­ләр, ши­кәр­не ту­лы­лан­ды­ру өчен бә­рәң­ге ба­лы (па­то­ка) кул­ла­ну ки­рәк­ле­ге әй­тел­де.

Тап­шы­ры­ла тор­ган сөт­нең сый­фа­ты­на ана­лиз ясап, ок­тябрь­нең 18 кө­не эчен­дә сөт­нең 22 про­цен­ты юга­ры, 65%ы - бе­рен­че, ә 13 про­цен­ты икен­че сорт бе­лән тап­шы­ры­луы бил­ге­ләп үтел­де. "Пыч­рак" сөт тап­шы­ру­чы ху­җа­лык­лар ара­сын­да "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сы­ның Акъ­яр, Чал­лы Ба­шы, Әдәм­сә, Сос­нов­ка бү­лек­чә­лә­ре, "С­ко­ков Н.А." КФХ­лар атал­ды.

Авыл ху­җа­лы­гы ида­рә­се на­чаль­ни­гы Сер­гей Ба­ра­нов сы­ер­лар­ны кыш­кы ра­ци­он бу­ен­ча аша­ту­га кү­чү ту­рын­да прак­тик тәкъ­дим­нәр, фер­мент­лаш­ты­ру һәм әче­тү бе­лән шө­гыль­лә­нү, нә­ти­җә­ле аша­ту­га ка­ра­та бул­ган та­ләп­ләр бе­лән чы­гыш яса­ды.

Терлекчелектәге эшләргә нәтиҗә даими ясалып торачак, семинар-лар төрле хуҗалыкларда үткәреләчәк. Медальләр дә әзерләнәчәк, алар белән иң яхшы җитәкче-ләрне генә түгел, ә артта калучыларны да бүләк-ләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Новошешминск ярмарка