Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Техника саклауга куелырга тиеш

Районның авыл хуҗалыгы оешмаларында урып-җыю эшләре төгәлләнү белән чәчү, туфрак (җир) эшкәртү һәм урып-җыю машиналарын саклауга кую эше башлана.


Әлеге юнәлештә “Кулон” агрофирмасы җитәкчелеге һәм инженер-техник хезмәте тарафыннан эш яхшы оештырылган.
Сабаннардан кала (алар әле файдаланыла), барлык җир эшкәртү техникасы да диярлек саклауга куелган. Культиваторларны, тырмаларны дефектовкалау үткәрелгән, аларны ремонтлау башланган. 18 культиваторның 2 сендә ремонт төгәлләнү стадиясендә. Бөртек җыю комбайннары һәм энергия куәтле тракторлар да ГОСТ таләпләренә туры китереп саклауга куелган.
“Агро-Основа” ҖЧҖ дә КЗС-7, “Акрос” бөртек җыю комбайннары Чертуштагы ябык биналарга, “Нива” комбайннары агрофирма мастерскойлары территориясенә куелган. Хәзергесе вакытта “Лексион”, “Полесье”, “Ягуар” һәм “Макдон” бөртек һәм азык җыю комбайннарын саклауга куюга әзерлек эшләре бара, асылмалы ургычлар машина-трактор паркы территориясенә тезеп куела. Шулай ук Тубылгытау, Әдәмсә, Акъяр, Шахмай бүлекчәләрендә дә туфрак эшкәртү техникасын, чәчкечләрне һәм чәчү комплексларын саклауга кую буенча эш алып барыла.
Урта һәм кече авыл хуҗалыгы оешмаларында да билгеле бер эшләр башкарылган. “Архангельское” КФХ да комбайннар саклауга куелган, культиваторларны, чәчкечләрне ремонтлау эшләре башланган. “Скоков Н.А.” КФХ да комбайннар саклауга куелган, тырмалар ремонтка әзерләнгән. Кайбер кимчелекләр бар, эш дәвам итәчәк. “Козлова М.И.” КФХ да комбайннарны Рус Волчья бүлекчәсендәге ябык бинага саклауга куюга әзерлек эшләре бара, культиваторлар һәм чәчкечләр ике бүлекчәдә дә куелган, ГОСТ таләпләренә туры китерү кирәк. “Игенче” ҖЧҖ дә комбайннар ябык бинага саклауга куелган, чәчкечләрне һәм культиваторларны ремонтлауга керешкәннәр.
Кайбер хуҗалыкларда билгеле бер эшләнеп бетмәгән эшләр бар, аларны яхшы һава шартларында төгәлләргә кирәк. Саклауга кую ул тәгәрмәчләрне агарту гына дигән сүз түгел. Гидравлик шланглар һәм каешлар чистартылган һәм чорналган булырга, чылбырлар һәм тураучы (кисүче) механизмнар консервацион май белән майланырга, тәгәрмәчләрдәге басым нормадан 70 % ка төшкән булырга тиеш. Әлеге катлаулы булмаган һәм күп көч куюны таләп итмәгән чаралар шактый акчаны экономияләргә мөмкинлек бирә.
Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар комплексын үтәүгә бигрәк тә техниканы ябык биналарга куйган хуҗалыклар зур игътибар бирсен иде. Аккумулятор батареяларын салдырырга, биналардагы электр үткәргечләргә һәм электр щитларына ревизия ясарга кирәк, янгын сүндерү чаралары булырга һәм алар төзек хәлдә торырга тиеш.
Мастерскойларны, цехларны һәм гаражларны чиста һәм тәртиптә тотарга кирәк. Әлеге уңайдан “Кулон” а/ф, “Козлова М.И.”, “Әхмәтвәлиева Г.Г.” КФХ, “Агро-Основа” ҖЧҖ нең Әдәмсә бүлекчәсендәге токарьлык цехын уңай яктан билгеләп үтәргә кирәк, монда һәрчак чиста, якты һәм уңайлы, эшчеләр өчен шартлар булдырылган.
Техниканы саклауга кую буенча дәүләт күзәтчелеге дәвам итәчәк. Шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында комиссия кабул итүләре көтелә.
Язгы кыр эшләре башланганчы механизаторларның квалификацияләрен күтәрү буенча эшне дәвам итәргә кирәк, тикшерүләр вакытында тракторчы-машинист таныклыкларында, бигрәк тә энергия куәтле тракторларда һәм комбайннарда эшләүче тракторчыларның тиешле категорияләре булмау очраклары ачыклана (яки таныклыклары бөтенләй булмый). Алексеевск аграр колледжы филиалы 20 кешедән торган төркем тупланса укыту эшен башлап җибәрәчәк.
Рәис Хисмәтуллин, дәүләт техник күзәтчелеге район бүлеге начальнигы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев