Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Шартлы хөкемгә тартылучылар

- Рәсәй Федераль хезмәтенең җәзаларны үтәү буенча уголовный-башкаручы инспекцияләренең (УБИ) бурычлары булып хөкемгә тартылган кешеләрнең тәртибен контрольдә тотып, алар тарафыннан кабат җинаять кылуларга юл куймый һәм җәмгыятьтән аермый гына уголовный-хокукый характердагы чараларны һәм җәзаларны үтәүне оештыру тора, - дип хәбәр итә ТР буенча ФКУ УИИ УФСИНның Яңа Чишмә районы филиалы...

Шартлы срокка хөкем ителеп, уголовный-башкаручы инспекциядә исәптә торучылар үзләренең тәртипләре турында бәян итеп торырга, чакыру белән һәм теркәлү өчен УБИ-нә килергә, җәзаны үтәү шартларын һәм тәртипне сакларга, административ хокук бозулар һәм җинаятьләр кылмаска тиешләр. Барлык бурычларны төгәл һәм намус белән үтәгәндә хөкем ителүчеләргә карата кызыксындыргыч чаралар кулланыла: җәза бирүне алыштыру һәм суд хөкемен алу турында судка гариза бирелә. 2013 ел дәвамында ТР буенча Рәсәй ФКУ УИИ УФСИНның Яңа Чишмә районы филиалында шартлы хөкемгә тартылган 68 кеше исәптә торды. Төзәлү юлына баскан дүрт кешегә карата УБИ гаризалары, ТР Яңа Чишмә район суды карарлары нигезендә шартлы хөкемне гамәлдән чыгару һәм суд хөкемен алу турында карар кабул ителде.
Закон тарафыннан билгеләнгән бурычларны өзлексез рәвештә үтәргә теләмәүчеләргә карата уголовный-башкаручы инспекция җәза бирү чараларын куллана. УБИ гаризалары буенча хөкем ителгән 4 кешегә карата суд тарафыннан шартлы хөкемне гамәлдән чыгарып, җәзаны ирегеннән мәхрүм итү урыннарында үтәү карары чыгарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X