Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә районында яшәүче ике кешенең алимент буенча бурычлары – 1,5 млн. сумнан артык

    Яңа Чишмә районы прокуратурасы алимент буенча бурычлы кешеләргә карата ике җинаять эше кузгатуга ирешкән.

    Яңа Чишмә районы прокуратурасы тарафыннан Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнарында суд приставлары бүлеге эшчәнлегендә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча, алимент түләүләре буенча башкарма производстволарны өйрәнгәндә, районда яшәүче ике кешегә карата РФ КоАПның 5.35.1 ст.1 өлеше (элек җәлеп итү вакыты чыкмаган) буенча административ җаваплылыкка тарту фактлары, шулай ук балигъ булмаган балаларны карап тоту өчен алимент түләмәү фактлары ачыкланган, бурычлылар 463 137,99 һәм 1 079 630 сум күләмендә алимент түләргә тиеш булалар.
    Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча 2020 елның 10 августында район прокуратурасы тарафыннан РФ ҖКнең 37 ст. 2 ч. 2 п. тәртибендә тикшерү материалларын алимент буенча бурычлы кешеләрне җинаять эзәрлекләү мәсьәләсен хәл итү өчен алдан тикшерү органына җибәрү турында дәлилләнгән карарлар чыгарылган.
    Район прокуратурасы карарлары (15.08.2020 һәм 21.08.2020) Татарстан Республикасы буенча ФСПХнең Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча тикшерү бүлегендә карап тикшерелгән, әлеге гражданнарга карата РФ ҖКнең 157 ст. 1 ч. буенча җинаять эшләре кузгатылган.
    Хәзергесе вакытта җинаять эшләре буенча алдан тикшерү дәвам итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: