Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Безнең җиңүчеләр

"ЛУКОЙЛ" ПАО һәм "РИТЭК" ААҖ-ның социаль һәм мәдәни проектларының быелгы VI конкурсында безнең районнан бирелгән 22 заявканың 10 сы җиңүче булды. Алар арасында бер абсолют җиңүче бар - Яңа Чишмә авыл җирлеге. VI конкурс җиңүчеләре булып 170 проект тора, алар "Экология", "Рухият һәм мәдәният", "Спорт" һәм "Җиңү" номинацияләре буенча 700...

"ЛУКОЙЛ" ПАО һәм "РИТЭК" ААҖ-ның социаль һәм мәдәни проектларының быелгы VI конкурсында безнең районнан бирелгән 22 заявканың 10 сы җиңүче булды. Алар арасында бер абсолют җиңүче бар - Яңа Чишмә авыл җирлеге.
VI конкурс җиңүчеләре булып 170 проект тора, алар "Экология", "Рухият һәм мәдәният", "Спорт" һәм "Җиңү" номинацияләре буенча 700 гә якын заявка арасыннан сайлап алынган. Конкурсның грант фонды 25 млн.сум тәшкил итә.
29 сентябрьдә Казанда VI конкурс җиңүчеләрен тантаналы шартларда бүләкләү чарасы булып үтте, анда 22 кешедән торган безнең район делегациясе дә катнашты.
Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, "ЛУКОЙЛ" ПАО вице-президенты, "РИТЭК" ААҖ генераль директоры Николай Николаев һәм "ЛУКОЙЛ" хәйрия фонды генераль директоры Игорь Бекетовлар катнашты. Төп приз - 1 млн.сумлык сертификатны "Особый мир" дип аталган региональ иҗтимагый оешмасы (балаларга ярдәм) алды. "РИТЭК" ААҖ генераль директоры Николай Николаев, конкурс, һичшиксез, дәвам иттереләчәк, дип вәгъдә итте.
Сертификатлар Яңа Чишмә районы җиңүчеләренә тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев