Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Безнең шәкертләр дә катнашты

    Яр Чаллы шәһәрендә чираттагы республикакүләм Коръән уку бәйгесе узды. Инде 19 нчы тапкыр уздырыла бу бәйге.

    Безнең шәкертләребез быел да шушы бәйгедә катнашты. Алар: Сөләйманов Мансур, Хөснетдинов Нәфис, Миргазова Сөмбел, Шакирова Зөһрә һәм Зарипова Әлфинә. Район буенча уздырылган коръән уку бәйгесендә 3 нче урынны алган кызыбыз Әлфинә бу бәйгедә дә 10 яшьтән алып 13 яшькә кадәргеләр арасында 3 урынны алды. Бу бик сөенечле булды. Чөнки әле былтыр гына бу кызыбыз 5 нче урында иде.
    Алда зуррак уңышларга ирешергә насыйп булсын аңа.
    Ильяс хәзрәт Сөләйманов,
    Зирекле авылы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: