Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Безнең уңышлар

Мартның 15 ендә Бөгелмә шәһәрендә "ЗӘЙТҮНӘ" II республикакүләм ДИНИ МӨНӘҖӘТЛӘР ФЕСТИВАЛЕ узды.

Чакыру барлык районнарга, дини җырлар башкаручыларга килгән иде. Чакыруны алгач, без дә үзебезнең авылдан дини җырлар башкаручы укучы балаларыбызны алып Бөгелмә шәһәренә кузгалдык. Дини мөнәҗәтләрне башкаручылар арасында олы буын кешеләре күбрәк булса да, яшьләр дә аз түгел иде. Фестиваль ике төркемдә барды: ялгыз башкаручылар һәм ансамбль белән чыгыш ясаучылар.
Ниһаять, безнең "Рисалә" төркеме дә сәхнәгә чыкты. Бишенче сыйныфта укучы кызлар татар халык киемнәреннән, ак яулыклар бәйләп, матур итеп гарәп телендәге "Бунияль ислям" (ислам дине нигезләре) нашидын бик матур итеп башкардылар. Бераз каушасалар да, кызларыбыз сынатмадылар. Җиңүчеләрне билгеләгәндә, II урында Яңа Чишмә районы командасы, дип игълан иткәч, кызларыбызның шатлануларын күрсәгез!Аларны сәхнәгә чакырып, кулларына Диния Нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кулы куелган грамота белән кыйммәтле приз, ноутбук тапшырдылар. Фестивальдә артист Миңгол Галиевнең жюрида булуы, аның кулыннан бүләкләр алу бик куанычлы булды. Шулай ук авылыбызның мәчеткә йөрүче яшьләребез кыш айларында Чирмешән (15 декабрь), Мөслим( 19 гыйнвар), Сарман (29 декабрь) районнарында мөселман яшьләре арасында оештырыла торган республикакүләм мөселман спартакиадаларында зур җиңүләр яулап кайттылар. Спартакиадада кул көрәштерү, волейбол, футбол, аркан тарту, гер күтәрү кебек ярышлар булды. Шушы спорт төрләре арасында волейбол буенча Мөслимдә беренче урынны, аркан тарту буенча икенче, гер күтәрү буенча беренче урыннарны алу бәхетенә ирештеләр. Җиңүчеләр грамоталар, 10 литр зәмзәм суы һәм башка призлар белән бүләкләнделәр. Сарман һәм Чирмешән районнарында башка спорт төрләре арасында шулай ук икенче һәм өченче урыннарны яуладылар.
Ильяс хәзрәт Сөләйманов, Зирекле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев