Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Файдалы чара

30 сентябрьдә Красный Октябрь авыл клубында "Юк" дип әйт"! дип аталган брейн-ринг үткәрелгән. Әлеге чараның төп максаты: кызлар һәм егетләр игътибарын наркотикларның куркыныч булуына, бер генә тапкыр куллану да аяныч нәтиҗәләргә китерү мөмкинлегенә юнәлдерү.

Брейн-рингта 8-9 сыйныф укучыларыннан торган ике команда ("Кызлар" һәм "21 гасыр") катнашкан. Әлеге чараны балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең җаваплы секретаре Анастасия Филиппова һәм МЙ мөдире Татьяна Филипповалар үткәргән. Барлык сорауларга да төгәл җавапны "Кызлар" командасы биргән, шуңа да алар җиңү яулаган. Чара азагында барлык укучылар да "Юк" дип әйт!" анкетасы тутырган, наркомания проблемасын һәр яктан тикшергәндә үз фикерләрен әйткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев