Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Финиш сызыгына чыктылар

7 апрельдә Чуаш Чабаксары мәктәбендә мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары өчен район семинары үткәрелде. Район башлыгы Вячеслав Козлов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк, авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары, педагог-оештыручылар, иҗтимагый оешма вәкилләре, учреждение җитәкчеләре мәктәпнең кунаклары булды. Чарага сугыш ветераны, элеккеге мәктәп директоры,...

7 апрельдә Чуаш Чабаксары мәктәбендә мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары өчен район семинары үткәрелде.
Район башлыгы Вячеслав Козлов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк, авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары, педагог-оештыручылар, иҗтимагый оешма вәкилләре, учреждение җитәкчеләре мәктәпнең кунаклары булды. Чарага сугыш ветераны, элеккеге мәктәп директоры, мәрхүм Матвеев Алексей Матвеевичның кыз туганы, җирле ветераннар Советы рәисе, элеккеге укытучы Анастасия Васильевна Пугаева, А. Матвеевның улы Николай Алексеевич һәм оныгы, КДУ студенты, шагыйрә Наталья Матвеева чакырылган иделәр. Аның ветераннарга һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга атап язган шигырьләрен укучылар һәм автор үзе дә укыды.
Күркәм гадәт буенча кунакларны чәй белән сыйладылар, мәктәп белән таныштырдылар һәм илебез бәйсезлеге өчен көрәштә һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү буенча чара күрсәттеләр.
Семинар кысаларында строевой смотр (ТИН укытучысы Валерий Ильин), автомат сүтеп-җыю (физкультура укытучысы Айрат Галиуллин) оештырылды, класс сәгатьләре үткәрелде: 9 сыйныфларда чуаш телендә "Сугыш барганда аяк астында җир янды" дип аталган темага (сыйныф җитәкчесе Марина Петрова) һәм 5-6 сыйныфларда рус телендә "Сугыш чоры балалары - геройлар" дигән темага (сыйныф җитәкчесе Татьяна Зайцева); 8 сыйныфларда сыйныф җитәкчесе Оксана Сидорова китапханә дәресе, мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Николаева мәктәп укучылары белән "Безгә бу юлларны онытырга ярамый" дип аталган әдәби-музыкаль композиция оештырды.
Очрашуга йомгак ясап, чарада катнашучылар үткән чараларга карата үз фикерләрен җиткерделәр. Рус Волчья мәктәбе директоры Николай Темников кечкенә классларда үткән дәрескә яхшы бәя бирде: - Бу яшьтәге укучылар өчен тема дөрес сайланган. Башта укытучы үзе күбрәк эшләсә дә, балалар процесска тартылып, әбиләре-бабалары турында сөйләп, үзләре мисаллар китерделәр. Дәрестә күргәннәре турында РҮХ баш табибы Ришат Билалов та үз фикерләре белән уртаклашты. Ул, пионер-геройларны искә алу бик тә күңелле, диде. Укытучының орденлы авылдашы турында сөйләп, җанлы мисаллар китерү яхшы булды. Петропавел АҖ башлыгы Светлана Дворецкая, Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе директоры Ирина Лихачевалар да дәрескә югары бәя бирделәр (дәрес күрсәтмә әсбаплар - укучыларның фотографияләр белән үзләре ясаган альбомнар, шулай ук слайдлар, документларның күчермәләре белән үтте).
Семинарда катнашучыларның калганнары - Яңа Иванаево МЙ директоры Юрий Киселев, Яңа Чишмә урта мәктәбе директоры Ольга Лазарева, район ветераннар советы рәисе Александр Скоков, сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Виктор Калмыков, 9 сыйныфта сыйныф сәгатенә һәм 8 сыйныфта китапханә дәресенә, шулай ук әдәби-музыкаль композиция һәм укучыларның строевой хәзерлегенә яхшы әзерләнүләрен һәм үткәрүләрен билгеләп үттеләр.
Төштән соң шунда ук 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы булды.
Алдагы утырыш беркетмәләренең үтәлеше турында оештыру комитеты секретаре Анастасия Филиппова отчеты буенча күпчелек пунктлар башкарылган, калганнары төгәлләнү стадиясендә.
Чуаш Чабаксары, Екатерина Бистәсе һәм Акбүре авыл җирлекләре башлыклары Николай Парамонов, Наталья Баранова һәм Җәүдәт Җәләлетдинов, шулай ук аграр колледж филиалы директоры урынбасары Галина Носова, Зирекле лицее директоры Айрат Хамәтвәлиев үзләренең территорияләрендә бәйрәм чарасына хәзерлек буенча эшләр һәм үткәреләсе чаралар турында сөйләделәр.
Район башлыгы Вячеслав Козлов Чуаш Чабаксары мәктәбе администрациясенә һәм коллективка укучыларга яхшы патриотик тәрбия бирүләре өчен рәхмәт белдерде һәм мәктәп бинасының искиткеч шәп саклануын билгеләп үтте. Аннан соң ул Җиңүнең 70 еллыгын каршылауда районда шактый эш башкарылуын, әмма юбилей көненә бер ай вакыт калды - бер генә сугыш ветераны да, тыл хезмәтчәне дә, шулай ук ветераннарның тол калган хатыннары - берсе дә игътибар үзәгеннән читтә калмасын, бәйрәмне тиешенчә үткәрер өчен әле күп нәрсәләр эшлисе бар, диде.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев