Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мария – татар теле буенча олимпиада призеры

Әлеге икеләтә бәйрәм көнне яшь өйләнешүчеләр безнең кыска гына әңгәмәбезгә ризалаштылар. -Кызлар, егетләрегезне ничек аерасыз - алар бит бертөсле, бутамыйсызмы соң? -Юк, тышкы яктан охшашлык зур булса да, аларны аерып була. Мәсәлән, буйларына карап. Һәм тагын - Салаватның миңа карата мөнәсәбәте дә үзгә, - ди Айгөл. Ә Илсөя исә: "Минеке...

Әлеге икеләтә бәйрәм көнне яшь өйләнешүчеләр безнең кыска гына әңгәмәбезгә ризалаштылар.
-Кызлар, егетләрегезне ничек аерасыз - алар бит бертөсле, бутамыйсызмы соң?
-Юк, тышкы яктан охшашлык зур булса да, аларны аерып була. Мәсәлән, буйларына карап. Һәм тагын - Салаватның миңа карата мөнәсәбәте дә үзгә, - ди Айгөл. Ә Илсөя исә: "Минеке барыбер яхшырак!" - ди елмаеп.
-Сез үзегезгә ир итеп бертөрле егетләрне сайлагансыз, ә сезнең үзегездә уртак охшашлыклар бармы?
-Холкыбыз һәм кыяфәтебез белән без төрле. Әмма безнең күп нәрсәбез уртак. Без бергә мәктәпкә йөрдек, ВУЗ-га бергә укырга кердек, һәрчак бергә эшләрбез һәм дус булырбыз дип хыялландык. Ә менә туебыз да бергә булыр һәм бер гаиләдә яшәрбез дип хәтта уйламадык та! - диләр, елмаешып.
Чистай институты студентлары - игезәк егетләр Казан университетында укучы кызлар белән ничек һәм кайда танышуларын белә алмадык.
-Язмыш очраштырды, - диләр егетләр тыйнак кына.
-Икеләтә бәйрәм булгач, сүз дә юк, кунаклар күп була (өч яктан бит), шулай да барыбер файдалырактыр - финанс ягыннан да, мәшәкате дә берьюлы? - дип сорыйм туганнарыннан.
-Ул вакыт файдасы турында уйламадык та әле, балалар үзләре бер көндә туй ясарга ниятләгәннәр, ә без исә аларны хупладык кына, - дип җавап бирде егетләрнең әнисе Наҗия. -Бер сәгать эчендә ике кызым булды, шуңа да үземне икеләтә бәхетле хис итәм.
-Яңа туган гаиләләр кайда яшәргә җыеналар соң?
Бу сорауга зур гаилә башлыгы Гаяз Мөхлисов җавап бирде: - Быел Салават белән Самат икътисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлыйлар, алган белемнәрен туган авылыбыз Чаллы Башында кулланырга исәпләре. Киленнәребез Айгөл белән Илсөя дә үз һөнәрләре буенча эш табарлар дип ышанабыз. Безнең авылда мәдәни һәм социаль тормыш нык үсеш алган бит.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев