Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Мәдәниятле булу – яхшы!

    12 ноябрьдә РМЙ-да район үзәгендәге беренче сыйныф укучылары өчен Россиядә Мәдәният елына багышланган "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" мәгариф проекты кысаларында бердәм "Мәдәният дәресе" булып үтте.

    "Мәдәният дәресенә" балалар үзләренең укытучылары җитәкчелегендә класслары белән килгәннәр, дәресне карарга һәм тыңларга байтак кына әти-әниләр дә килгән. Оештыручылары - үзәк китапханә һәм мәдәният бүлеге проектка презентация ясадылар һәм мәдәниятле кеше булуның мөһимлеге хакында сөйләделәр. Проектның максаты -үсеп килүче буынның фундаменталь мәдәни кыйммәтләрне һәм рухи байлыкларын булдыруга булышлык итү.
    Яңа Чишмәдә "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге"н 65 бала алды. Көндәлек бик матур һәм ике берүк төрле бүлектән (рус һәм татар телләрендә) тора. Анда Татарстандагы архитектура һәйкәлләре фоторәсемнәре (төсле), кызыклы биремнәр, кроссвордлар, табышмаклар, республикадагы халыкларның мәдәни тарихы буенча биремнәр бар.
    Беренче сыйныф укучысы Татарстандагы төп мәдәни вакыйгалар һәм объектлар белән көндәлек ярдәмендә генә танышып калмый. Проект кысаларында балалар класслары яки әти-әниләре белән төрле чараларга, музейларга, китапханәләргә, театрларга барачак, үз авылларындагы һәм ТР-ның башка шәһәрләрендәге истәлекле тарихи урыннарда була алачаклар.
    Һәр булган урында бала көндәлектәге махсус битләрдә мәдәният учреждениесенең билгесен ала һәм үз тәэсирләре турында яза алачак. Болардан тыш, балаларга көндәлектә ясалган рәсемнәрне ясап бетерергә, бизәргә, үзләре булган урыннарны фотога төшерергә тәкъдим ителәчәк. Һәр мәдәният учреждениесе төркем (класс) яки әти-әниләре белән килүләре турында билгеләү, мөһер яки стикерлар әзерләячәк. Беренче сыйныфларны һәм аларның әти-әниләрен чараларга, мәдәният биналарына килүгә җәлеп итү өчен проект кысаларында өч номинация буенча ("Беренче сыйныф укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге", "Иң мәдәниятле әти-әни", "Беренче сыйныф укучысы - "Беренче сыйныф укучысының мәдәният көндәлеге" порталыннан иң актив файдаланучы") конкурс үткәреләчәк. Порталдан иң актив файдаланучыларны Республикада Президент чыршысына чакырачаклар, ике номинациядә җиңүчеләрне "Әкият" курчак театрында мәдәни программа һәм бүләкләү церемониясе көтә. Күп кенә балалар аны әти-әниләре белән бергәләп тутыра башладылар. Александра Лазарева һәм аның Яңа Чишмә урта мәктәбендә беренче сыйныфта укучы улы Данил өч бит тутырып Сөембикә манарасы, Татарстан халыкларының милли киемнәре турында язып, Казан шәһәрендәге архитектура һәйкәлләре турында кроссворд төзегәннәр һәм татар халкының мәдәнияте турында язганнар.
    -Мөселманнарның изге китабы ничек атала? - дип, төзелгән кроссвордтан әнисе улына сорау бирде.
    -Коръән, - дип җавап кайтарды малай.
    -Без әлегә битне җиңел биремнәр белән генә тутырдык, - дип сөйли Александра. Акрынлап катлаулырагын үзләштерәчәкбез, нәрсәгәдер улым белән бергәләп өйрәнергә дә туры киләчәк. "Мәдәният дәресе", "Китап - безнең дустыбыз, ансыз кулсыз кебек" девизы астында "Китап дусларны җыя" дигәндәй укучыларга бәйрәм ясауны күзә тота. Алып баручылар балаларга китап укуның мөһимлеге һәм китапның кыйммәте турында сөйләделәр.
    "Гришкины книжки" мультфильмы китапка сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләсә, балалар белән уеннар үзеңне китап белән бер бөтен итеп тоярга мөмкинлек бирде. "Шешминка" бию төркеменә йөрүчеләр (кече) "Ботка пеш!" дип аталган күңелле бию тәкъдим итсә, РМЙ-ның "Зажигай" вокаль ансамбле җыр башкарды, "Ералаш" киножурналы чыгышы күрсәтелде. Китапханәчеләр яшь укучылар өчен кызыклы китапларны җыеп, күргәзмә оештырганнар, класслары белән китапханәгә язылырга өндәделәр. Беренче сыйныфтагыларның күбесе әле укырга өйрәнеп кенә килсәләр дә, китапханәгә сәяхәтне сөенеп кабул иттеләр. Күрәмсең, мәдәният дәресе бушка узмаган.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: