Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Һөнәрең гомерлек булсын

    118 нче номерлы һөнәр училищесында 13 гыйнвардан 17 сенә чаклы "Штукатур-маляр" һөнәре буенча фән атналыгы булып үткән.

    Атна "Штукатур-маляр. Һөнәргә экскурс" дип аталган стена газетасы күргәзмәсеннән башланган. Анда төзелеш тарихы чагылдырылган, "Төзүчеләр көне" бәйрәменең кайчан үткәрелү көне аталган, беренче бизәкләүчеләр - штукатур-малярлар кайчан килеп чыккан, шулай ук укучыларның производство практикасындагы фоторәсемнәре урнаштырылган. "Буяу эшләре технологиясе" фәне буенча үткәрелгән олимпиадада укучылар өйрәнелгән (укыган) фән буенча үзләренең белемнәрен күрсәткәннәр. - Олимпиада нәтиҗәләре буенча материал тиешле дәрәҗәдә үзләштерелгән, - диде производствога өйрәтү мастеры Ирина Кравцова.
    Фән атналыгының өченче көнендә "Минем тормышымда һөнәр" исеме астында сыйныф сәгате үткәрелгән. Укучылар ни өчен алар штукатур-маляр белгечлеген сайлаулары хакында сөйләгәннәр. Ә дүртенче көнне "Штукатур эшләре технологиясе" фәне буенча презентация үткәргәннәр. Бишенче көнне булып үткән "Минем булачак һөнәрем" дип аталган һөнәри осталык конкурсында укучылар өслеккә эремәне салу, сылау кебек практик күнекмәләр күрсәткәннәр.
    Атналыкның соңгы көнендә конкурс һәм рефератларны яклау, фән атналыгына нәтиҗәләр ясалган.
    -Укучыларның барысы да фән атналыгына әзерләнүдә һәм аны үткәрүдә актив катнаштылар, - дип сөйләде директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Лидия Наумова. - Ә фән атналыгы нәтиҗәләре буенча Екатерина Бистәсеннән Оксана Голубева - 1 урын, Венера Нурхамәтова - 2, Ильмира Закирова 3 урын (икесе дә Яңа Чишмәдән) яуладылар.
    Лариса ФЕДОРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: