Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Нәтиҗәләр үткән елгыдан яхшырак

    БДИның төп дулкыны төгәлләнде, һәм барлык фәннәр буенча да нәтиҗәләр узган елгыдан күпкә югары. Мәҗбүри саналган математика һәм рус телен 98 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган, алар арасында берсе ҺУ укучысы һәм икесе мәктәпне узган ел тәмамлаучы. Рус теле буенча уртача балл - 61,6 - 3,96 баллга күбрәк. Волчья Бистәсе, Чаллы...

    БДИның төп дулкыны төгәлләнде, һәм барлык фәннәр буенча да нәтиҗәләр узган елгыдан күпкә югары.
    Мәҗбүри саналган математика һәм рус телен 98 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган, алар арасында берсе ҺУ укучысы һәм икесе мәктәпне узган ел тәмамлаучы.
    Рус теле буенча уртача балл - 61,6 - 3,96 баллга күбрәк. Волчья Бистәсе, Чаллы Башы, Зирекле, Красный Октябрь мәктәпләрен тәмамлаучылар 77,5 тән 71 гә чаклы балл җыйганнар (республика буенча - 69). 35 бала 70 тән артык балл җыйган (узган ел - 19). Икеле алучылар юк. 5 укучы югары балл җыйган, алар арасында гимназиядән Анастасия Страхова һәм Алена Захаровада - 95 шәр балл.
    База дәрәҗәсендә математика буенча бишле алучылар - 12 кеше (имтихан тапшырган 51 кешедән). 5 баллы шкала буенча район буенча уртача балл - 3,9. 5 һәм 4 билгеләре Красный Октябрь, Волчья Бистәсе, Черемухово, Петропавел, Архангел мәктәпләре, Зирекле лицее һәм гимназия укучыларында. Бер укучы икеле алган, аннан профиль дәрәҗәсендә математиканы яхшы билгесенә тапшырган. Монда Волчья Бистәсе, Зирекле лицее, Архангел, Чаллы Башы мәктәпләре укучылары аерылып тора, профиль дәрәҗәсендә математика буенча баллары 50 дән 66,5 кә чаклы (ТР буенча - 49,56). Район буенча уртача балл - 44,2. Әлеге фәнне тапшырган укучыларның (84 кеше) 6 ысы 70 тән артык балл җыйган. Алар арасында Волчья Бистәсе мәктәбеннән Вадим Минаевта - 74 балл. Кызганычка каршы, 11 бала чикне уза алмаган, 5 кеше имтиханны икенче кат тапшыруга кертелгән, (нәтиҗәләре көтелә), калганнары база дәрәҗәсендә математика буенча яхшы билгеләр алганнар.
    Физиканы 24 кеше тапшырган. Уртача балл узган елгыдан 15,9 баллга югары һәм 53,9 балл тәшкил итә. Әлеге фән буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылар Волчья Бистәсе, Чаллы Башы, Черемухово, Шахмай мәктәпләреннән һәм Зирекле лицееннан. Химия фәнен сайлаган 10 баланың уртача баллы - 58,4. Иң яхшы күрсәткечләр (78 дән 62,5 баллга чаклы) Зирекле лицее, Екатерина мәктәбе, гимназия укучыларында. Әлеге ике фән буенча иң югары баллар (83 һәм 78) - зиреклеләрдә: физика буенча Әнәс Гайфетдиновта - 83 балл, химия буенча Камил Габетдинов та - 78 балл. Болардан тыш, Әнәс рус теле буенча да яхшылар арасында - 90 балл. Физика һәм химиядән, узган елдан аермалы буларак икеле алучылар юк. Әмма, узган елдагы күк, биология буенча бер икеле бар (18 укучы тапшырган). Уртача балл - 54,8 - узган елдагыдан 4,6 га күбрәк. Екатерина мәктәбе укучысы Наталья Смурыгина иң югары нәтиҗәгә ирешкән - 93 балл. Моннан тыш, рус теле буенча да Наташада иң югары балл - 98, химия буенча - 77. Лицей, Ленино, Екатерина мәктәпләрен, гимназия тәмамлаучыларның биология буенча нәтиҗәләре башкалардан әйбәтрәк (69 дан 56,3 кә чаклы). Информатиканы нибары бер укучы тапшырган, ул Екатерина мәктәбеннән, 50 балл җыйган Александр Борисов (соңгы тапкыр бу фәннән имтихан 2009 елда тапшырылган, нәтиҗә - 46 балл булган).
    Гуманитар фәннәрне сайлаучыларның да хәле әйбәт. Тарих буенча уртача балл - 61, 2014 елгыдан 10,3 кә күбрәк. 6 кеше арасында Яңа Чишмә мәктәбен тәмамлаучы Ирина Ермолаеваның нәтиҗәсе югарырак - 72 балл. Черемухово мәктәбендә дә баллар югары.
    Инглиз теленнән (язмача) бер кеше - Зирекле лицеен тәмамлаучы Ильмира Хәлиуллина гына имтихан тоткан һәм 76 балл җыйган (2014 елда уртача балл 42,5 булган). Өч имтиханны да әйбәт тапшырганга Ильмира "Белем алудагы аеруча уңышлары өчен" республика медаленә лаек булган.
    -Имтиханнар тапшыру авыр булдымы? Һәр фәннән син ничәшәр балл җыйдың? ВУЗга керү планнарың ничегрәк, - дип сораштык без аннан.
    -Иң курыкканым инглиз теле иде. Аннан телдән бирелгән имтихан нәтиҗәсе 5 июльдә генә мәгълүм булачак. Рус теленнән - 95, җәмгыять белеменнән - 90 балл җыйдым. КФУ-га лингвистика буенча халыкара мөнәсәбәтләр институтына керергә ниятлим.
    2 укучы, узган елдагыча, түбән чикне уза алмаса да, җәмгыять белеме буенча уртача балл былтыргыдан 5,4 баллга югарырак - барлыгы - 59,7. Гимназия һәм лицей укучылары 100 мөмкинлектән 90 балл җыйганнар. Аннан кала, Красный Октябрь, Волчья Бистәсе һәм Яңа Чишмә мәктәпләре дә әйбәт нәтиҗә күрсәткән. Бу фәнне 38 кеше тапшырган.
    Әдәбияттан 4 кеше имтихан тапшырган, уртача балл - 54, иң югарысы - 73 балл гимназия укучысыныкы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: