12 декабрьдә Чертуш мәктәбе базасында Балалар иҗат үзәгеннән "Осталар ярминкәсе" - кулдан ясалган әйберләр конкурсы - ачык смотры булып үтте.
Конкурста 40 тан артык бала катнашты. Балалар төрле юнәлешләр буенча һәм төрле материаллардан ясалган бик тә кызыклы эшләр тәкъдим иттеләр.
Кызлар өй интерьеры өчен дизайнер әйберләре, вазалар, картиналар, паласлар, чәчәкләр, бәхет агачы һәм башка бик күп нәрсәләр әзерләгәннәр. Малайлар исә техник иҗатлары белән барысын да шаккатырдылар: кошлар өчен җим савытлары, чөгендер чәчкеч, машина аккумуляторына зарядник, электр яктырткычы, тәгәрмәчләрдә шахмат тактасы, тумбалар, журнал өстәле, массаж ясау өчен җайланма һ.б.
Жюри җиңүчеләрне билгеләде. БИҮ директоры Светлана Мартышова катнашучыларны мактау грамоталары һәм таныклыклар (катнашкан өчен) белән бүләкләде.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев