Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Шахмай укучылары фантазия һәм иҗат дөньясында яшиләр

23 гыйнварда Шахмай урта мәктәбе базасында "Укучылар арасында хокук бозуларны кисәтү һәм профилактика буенча мәктәпнең эш системасы" темасы буенча район семинары булып үтте. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия рәисе Валентина Семеняк һәм аның командасы, тәрбия эшләре буенча мәктәп завучлары өчен мәктәп буйлап экскурсия үткәрделәр. Ә монда карар нәрсә бар. Бу...

23 гыйнварда Шахмай урта мәктәбе базасында "Укучылар арасында хокук бозуларны кисәтү һәм профилактика буенча мәктәпнең эш системасы" темасы буенча район семинары булып үтте.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия рәисе Валентина Семеняк һәм аның командасы, тәрбия эшләре буенча мәктәп завучлары өчен мәктәп буйлап экскурсия үткәрделәр. Ә монда карар нәрсә бар. Бу Җиңүнең 70 еллыгына багышланган стендлар, плакатлар һәм китап күргәзмәләре, үзенчәлекле экспонатлар булган музей, корамадан тегелгән, чигелгән, үрелгән, сәйләннән ясалган искиткеч матур композицияләр һәм укучылар кулы белән ясалган башка бик күп әйберләр иде. Шулай ук гадәти булмаган үсемлекләр һәм эксперименталь теплицада утыртылган шытып чыккан үсемлекләр дисеңме. Әлеге фактны семинарда катнашучылар сизми калмады, аерым алганда, Яңа Чишмә гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гүзәл Сабирҗанова болай дип билгеләп үтте: - Иң мөһиме миңа мәктәптәге балалар бик ошады. Аларның безне ничек каршылаулары, сәламләүләреннән дә бу мәктәптә тәрбия эшенең ничек куелуын, даими алып барылуын аңлап, күреп була, бу күнекмәне бер көн эчендә генә балаларда тәрбияләп булмый. Монда хезмәт кабинеты бик шәп җиһазландырылган. Чәчәкләр (гөл) үстерү буенча проекттан (шуңа грант алганнар) без барыбыз да таң калдык. Моның нинди хезмәт таләп итүен яхшы беләбез. Һичшиксез, 4 сыйныфта "Чын дус нинди булырга тиеш", 6, 7, 8 нче сыйныфларда "Үз планетаңны сакла, чөнки җир йөзендә башка андый юк!!!", 11 сыйныфта "Язмыш үз кулыңда" дип аталган темалар буенча ачык сыйныф дәресләрендә булгач, һәммәсе дә сокланды. Ә аннан соң Җиңү көненә багышланган гомум мәктәп чарасы булып үтте, монда көннең төп геройлары өлкән кешеләр - сугыш чоры балалары иде. Алар үткән тормыш турында бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләделәр, ә педагоглар коллективы укучылар белән бик шәп концерт күрсәтте.
Семинар КДН-ның исәп-хисап утырышы белән дәвам итте, анда Шахмай мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәис Мифтахетдиновның доклады тыңланды. Ул укучылар арасында хокук бозуларны булдырмый калуда ничек эшләүләре хакында сөйләде. Мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Александр Улитин районның барлык мәктәпләрендә шул ук темага эш турында кыскача һәм объектив доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук 2014 елда эшләнгән эш турында КДН-ның җаваплы секретаре Анастасия Филиппованың отчеты тыңланды. РМБ начальнигы Александр Еронтьев семинарны оештыру һәм үткәрүгә уңай бәя бирде һәм моның өчен Шахмай мәктәбе директоры Камил Хәйруллинга, мәктәп коллективына рәхмәт белдерде.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев