Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Таныклыклар тапшырылган

    20 февраль көнне Алексеевск аграр колледжының район филиалында тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтихан тапшырдылар. Төркемдә 28 кеше иде (шул исәптә сигез КФХдан механизаторлар, калганнары - тракторлары булган шәхси кешеләр). Имтиханга 27 кеше кертелде (берсе укыган вакытта машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән һәм имтиханга кертелмәгән). Имтихан 4 өлештән торды: теория, юл...

    20 февраль көнне Алексеевск аграр колледжының район филиалында тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтихан тапшырдылар.
    Төркемдә 28 кеше иде (шул исәптә сигез КФХдан механизаторлар, калганнары - тракторлары булган шәхси кешеләр). Имтиханга 27 кеше кертелде (берсе укыган вакытта машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән һәм имтиханга кертелмәгән).
    Имтихан 4 өлештән торды: теория, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм трактор йөртү. 27 кешенең барысы да имтиханны уңышлы тапшырды һәм шушы көннәрдә аларга "В", "С", "Е" категорияле тракторчы-машинист таныклыклары тапшырылды.
    Самат ВӘЛИУЛЛИН,
    Гостехнадзор бүлеге начальнигы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: