Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшүсмерләр белән эшләү кирәк

Инде ничә еллар районда яшүсмерләрнең күзәтүсезлеге белән көрәшкә җәмәгать тәрбиячеләрен җәлеп итү бу эшнең бер формасы булып тора. Әлбәттә, иң элек, законны бозучы яшьләр һәм караучысыз яшүсмерләр белән балигъ булмаганнар эше буенча инспекторлар шөгыльләнә, тик ул гына җитәрлек түгел. -Быел районда балигъ булмаганнар катнашында җинаятьләр саны кимесә дә (узган ел...

Инде ничә еллар районда яшүсмерләрнең күзәтүсезлеге белән көрәшкә җәмәгать тәрбиячеләрен җәлеп итү бу эшнең бер формасы булып тора. Әлбәттә, иң элек, законны бозучы яшьләр һәм караучысыз яшүсмерләр белән балигъ булмаганнар эше буенча инспекторлар шөгыльләнә, тик ул гына җитәрлек түгел.
-Быел районда балигъ булмаганнар катнашында җинаятьләр саны кимесә дә (узган ел ул өч иде, быел - бер), спиртлы эчемлекләр кулланучы үсмерләр саны артты, - дип сөйләде безгә ПДН инспекторы, полиция капитаны Әлфия Гайфуллина.
-Иң борчыганы, хәзер андый балаларның артык яшь булуы. Шунлыктан, мин андый яшүсмерләр белән җәмәгать тәрбиячеләренең эшләве үтә дә мөһим дип саныйм, - ди ул.
Бүгенгесе көндә районда 15 җәмәгать тәрбиячесе балигъ булмаганнар белән эшләүгә җәлеп ителгән. Шул тәрбиянең нәтиҗәсе буларак, быел 7 яшүсмер, төзәлү сәбәпле, ПДН-нан исәптән төшерелгән: шулардан дүртесе тәртипләре төзәлү сәбәпле, ә өчесе - яшьләре буенча, хәзер алар да тәртипләрен уңай якка үзгәрткәннәр. Өчесе КДН линиясе буенча исәптән төшерелгән. Тагын бер яшүсмер тиздән исәптән төшереләчәк, җәмәгать тәрбиячесенең шул хактагы үтенече карала.
Кагыйдә буларак, КДН-да исәптә авыр тормыш хәлендә калган балалар тора, шунлыктан аларның һәрберсенә ачкыч таба белергә кирәк. Әгәр шулай булып, тәрбияче белән үсмер арасында үзара аңлашуга ирешелсә, нәтиҗә дә уңай була. Алар тәрбиягә авыр бирелгән яшүсмерләр белән генә түгел, аларның әти-әниләре белән дә эшлиләр. Бер мисал китерик: бер кызны спиртлы эчемлекләр эчкән өчен исәпкә куйганнар. Бу яман гадәткә аны әнисе өйрәткән. Җәмәгать тәрбиячесе Ольга Горбунова быел апрельдән бирле күп вакытын шушы гаиләгә сарыф итә, аның эшенә нәтиҗә ясарга иртәрәк булса да, шушы вакыт аралыгында балигъ булмаган кыз да, әнисе дә тәртипләре белән аерылып тормаганнар. Җәмәгать тәрбиячесе Рәшит Кыямовның үрнәге уңай: 2011 елдан бирле ул Алексей белән эшләгән, быел аңа 18 яшь тулган, балигъ булганчы ук яшь егет ПДН-нан исәптән төшерелгән. Светлана Арбузова да балигъ булмаган үсмер белән эшен уңышлы тәмамлаган. Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә җәмәгать тәрбиячеләренең эшләгән эшләре турында квартал саен ясала торган отчетта аграр колледж укытучыларының яшүсмерләр белән алып барган уңай эше дә билгеләп үтелде. Үзләренең эшлекле һәм әхлак сыйфатлары буенча алар үзләренә йөкләнгән тәрбияви функцияләрне башкарырга сәләтлеләр: үзләрен башка кызыклырак өлкәдә табуда ярдәм итү өчен алар үзләренә беркетелгән яшүсмерләр белән көндәлек эш алып баралар, бу яшүсмерләр арасындагы җинаятьләр санын киметә, аларның, җинаятьләр корбаны буларак, полициянең криминаль сводкаларына эләгүенә юл куймый.
Җәмәгать тәрбиячеләре, укытучылар, ата-аналар һәм ведомствоара хезмәтләр арасындагы ныклы үзара бәйләнеш уңай нәтиҗәләр бирә: бергәләп, хәбәрләшеп эшләгәндә генә теләсә нинди проблеманы хәл итү җиңеләя.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев