Акбүредә шигырь бәйрәме
Үткән шимбәдә Акбүредә АҖ башкарма комитеты, җирле АМЙ һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бик матур шигырь бәйрәме булып үтте.
Җирле мәдәният хезмәткәрләре Г. Тукайның туган көненә иҗат белән шөгыльләнүче якташларын авылга чакырып шигырь бәйрәме оештырырга ниятләгәннәр.
Бәйрәмгә шигырьләр һәм проза язучы, үзләренең китапларын бастырып чыгарган чакырылучыларның күпчелеге килгән иде. Алар арасында Түбән Камада яшәүче Рафик Әхмәдиев, Бөгелмәдән Флюра Сафиуллина-Шәрипова, аның апасы Әлмәттән Рәмзия Галимова, Яр Чаллыдан Шәҗәрә Нургатина һәм Энҗе Замилова, мәрхүм язучы һәм шагыйрь Шамил Шәйдуллинның тол калган хатыны Фиалка Шәйдуллина, Яңа Чишмәдән Нурания Юсупова, шулай ук Зирекле музее директоры Мидхәт Газыймов, ҮКС директоры Гөлнур Латыйпова һәм шушы юллар авторы да бар иде.
АМЙ директоры Гомәр Насыйров бәйрәмне ачып җибәреп, бу туган тел бәйрәме, якташларыбыз белән очрашу, Г. Тукайны искә алу көне һәм ул традициягә әверелергә тиеш, дип ассызыклады.
Сөлчәбаш мәчете имам-хатыйбы Газизулла хәзрәт тарафыннан моңлы азан әйтелеп, Коръәннән сүрәләр укылганнан соң бәйрәмне алып баручылар Галия Миншина белән Гүзәл Харисова җыелучыларга Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр, мәктәп укучылары шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, Г. Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырлар башкардылар.
Кунакларга сүз бирер алдыннан җирле АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов һәммәсен дә бәйрәм белән котлап, үзенең Г. Тукайга багышланган шигырен укыды.
Тантанага чакырылган кунаклар - якташлар үзләренең иншаларын, шигырьләрен укыдылар, тормыш юллары турында сөйләп үттеләр, китапларын бүләк иттеләр һәм әлеге чараны оештырганнары өчен рәхмәт белдерделәр, кайберләренең хәтта күзләре дә яшьләнде. Монда шулай ук объектив сәбәпләр аркасында бәйрәмгә килә алмаучы шагыйрь - якташлар Җәүдәт Юнысовның (хикәядән өзекне аның олы абыйсы Фәрит Юнысов укыды), Фәнис Мотыйгуллинның һәм Ландыш Габдрахманованың шигырьләре дә яңгырады.
Мидхәт Газыймов җирле музейга кыйммәтле экспонатлар тапшырды һәм музейның киләчәктә дә үсеш алуын теләде, Гөлнур Латыйпова чарага кайткан кунакларга Яңа Чишмә районы турында китап бүләк итте. Мәктәп музеен оештыручы Салисә Минкәеваны туган көне белән котладылар һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Бәйрәм бергәләп Г.Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" җырын башкару белән төгәлләнде.
Газетабыз сайтыннан фоторәсемнәр карый аласыз
Азат МУСИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев