Безгә бергә һәрчак күңелле
Район авылларында 170ләп бала һәр көнне балалар мәйданчыкларында актив ял белән мәшгуль. Кызлар һәм малайлар өчен биредә мавыктыргыч чаралар гына түгел, аң-белемне үстерүче уеннар да оештырыла. Район үзәгендә исә һәр йорт мәйданчыгына төрле яшьтәге 20ләп бала җыела иде. Алар белән Яшьләр эшләре бүлеге һәм Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашкан югары...
Район авылларында 170ләп бала һәр көнне балалар мәйданчыкларында актив ял белән мәшгуль.
Кызлар һәм малайлар өчен биредә мавыктыргыч чаралар гына түгел, аң-белемне үстерүче уеннар да оештырыла. Район үзәгендә исә һәр йорт мәйданчыгына төрле яшьтәге 20ләп бала җыела иде. Алар белән Яшьләр эшләре бүлеге һәм Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашкан югары сыйныф укучылары шөгыльләнде. Алар балалар өчен спорт ярышлары, кызыклы уеннар оештырдылар, якын тирәдә йөреп килделәр, болын чәчәкләре, үләннәр турында сөйләделәр, бергәләп фотога төштеләр. "Су сибү", "Хелуин", "Пикник" көннәренә һәм башка чараларга бергәләп хәзерләнделәр, төрле костюмнар тектеләр, бутерброд ясадылар, бер-беренең битләрен бизәделәр, рәсем ясадылар. Балалар үзләрен "караучыларны" сагынып, көтеп алалар иде.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев