Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Бәләкәй Апуш артыннан, зур Тукайга ияреп…

Бы­ел та­тар хал­кы­ның бө­ек ша­гый­ре Г. Ту­кай­ның туу­ы­на 125 ел ту­лу уңа­ен­нан рес­пуб­ли­ка­быз­да бик күп иҗа­ди бәй­ге­ләр, ча­ра­лар, кон­курс­лар, фес­ти­валь­ләр үт­кә­рел­де. 16 нчы де­кабрь көн­не Г. Ту­кай­ның ту­ган ягы - Ар­ча­да Габ­дул­ла Ту­кай елы­на йом­гак ясау­га ба­гыш­лан­ган "Мил­лә­тем­нең ко­я­шы син, и нур­лы, моң­лы Ту­кай!" исе­ме ас­тын­да иҗат фес­ти­ва­ле бу­лып уз­ды....

Бы­ел та­тар хал­кы­ның бө­ек ша­гый­ре Г. Ту­кай­ның туу­ы­на 125 ел ту­лу уңа­ен­нан рес­пуб­ли­ка­быз­да бик күп иҗа­ди бәй­ге­ләр, ча­ра­лар, кон­курс­лар, фес­ти­валь­ләр үт­кә­рел­де.

16 нчы де­кабрь көн­не Г. Ту­кай­ның ту­ган ягы - Ар­ча­да Габ­дул­ла Ту­кай елы­на йом­гак ясау­га ба­гыш­лан­ган "Мил­лә­тем­нең ко­я­шы син, и нур­лы, моң­лы Ту­кай!" исе­ме ас­тын­да иҗат фес­ти­ва­ле бу­лып уз­ды. Би­ре­гә ел бу­е­на төр­ле кон­курс - бәй­ге­ләр­дә җи­ңү яу­ла­ган иң ак­тив уку­чы­лар һәм укы­ту­чы­лар, "Габ­дул­ла Ту­кай - пуб­ли­цист" рес­пуб­ли­ка­кү­ләм иҗа­ди кон­курс­ның җи­ңү­че­лә­ре ча­кы­рыл­ган иде. Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы мә­га­риф һәм фән ми­нистр­лы­гы, "Тат­ме­ди­а" ак­ци­о­нер­лык җәм­гы­я­те, "Мә­га­риф" жур­на­лы, "Мәгъ­ри­фәт" га­зе­та­сы бе­лән бер­лек­тә үт­кә­рел­гән "Габ­дул­ла Ту­кай - пуб­ли­цист" иҗа­ди эш­ләр бәй­ге­сен­дә җи­ңү яу­ла­ган уку­чы­лар ара­сын­да без­нең ра­йон уку­чы­ла­ры да бар. Зи­рек­ле ли­це­е­ның 11 сый­ныф уку­чы­сы Ил­мир Вә­ли­ев "Ту­кай - пуб­ли­цист", "Ту­кай - жур­на­лист" но­ми­на­ци­я­лә­рен­дә 3 дә­рә­җә дип­лом бе­лән (җи­тәк­че­се Зи­рек­ле ли­це­е­ның та­тар те­ле һәм әдә­би­я­ты укы­ту­чы­сы Фә­ния За­ри­по­ва), Әдәм­сә ур­та мәк­тә­бе­нең 6 нчы сый­ныф уку­чы­сы Әх­мәт­җа­нов Ри­фат (җи­тәк­че­се Әдәм­сә ур­та мәк­тә­бе­нең та­тар те­ле һәм әдә­би­я­ты укы­ту­чы­сы Әми­нә Хә­ли­ло­ва) "Ту­кай - ярат­кан ша­гый­ре­без" но­ми­на­ци­я­сен­дә 2 дә­рә­җә дип­лом һәм кыйм­мәт­ле бү­ләк­ләр бе­лән бү­ләк­лән­де­ләр.

Фес­ти­валь­дә кат­на­шу­чы­лар өчен бик кү­ңел­ле прог­рам­ма оеш­ты­рыл­ган иде. Иң элек уку­чы­лар Ар­ча­ның "Ка­зан ар­ты" та­рих-эт­ног­ра­фия му­зе­е"н­да бул­ды­лар, бү­ләк­ләү тан­та­на­сы исә Ар­ча мә­дә­ни­ят йор­тын­да уз­ды­рыл­ды. Фес­ти­валь бию кол­лек­тив­ла­ры­ның, җыр ан­самбль­лә­ре­нең кон­церт но­мер­ла­ры һәм Г. Ту­кай­ның ши­гырь­лә­ре бе­лән үре­леп бар­ды.

Ту­кай елы ахы­ры­на якын­лаш­са да, Ту­кай­ның исе­ме һәр­ва­кыт, һәр­көн­не без­нең кү­ңел­ләр­дә мәң­ге яшәр. Аның да­ны ки­лә­чәк­тә дә иле­без буй­лап ерак­лар­га та­ра­лыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев