Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Чәчәктәй кеше гомере...“

    Шахмай авылы язучысы, шагыйрәсе Резидә Абдуллина үзенең яңа, чираттагы өченче китабына шундый исем куйган.

    Резидә кешене җирдәге нәзакәтле, матур чәчәк белән чагыштыра. Җил көченә чыдам чәчәк ул, дип яза. Кеше гомеренең бик кыска һәм яшәү өчен бирелгән бик кадерле вакыт булуы турында аның шигырьләре. Тормыш юлы, бигрәк тә иҗат юлы - ул тигез, шома гына юл түгел. Ләкин Резидә җиңел юллар эзләми. Иҗатта үзенә юл ярып барып, үз фикерен әйтеп калырга ашыга.
    Һәрбер күзәнәгем минем иҗат һәм сәнгать дип тибә, дип яза Резидә һәм болай дип дәвам итә:
    "Менсәм дә менәрмен сәхнәгә,
    Яратып бары тик халкымны..."
    Сәнгать өлкәсендә 25 ел хезмәт куйган, гомерен иҗатка багышлаган Резидә иҗат кешеләре белән тыгыз элемтәдә тора. Кызы Рәйхан да шигырьләр яза. Олы кызлары Миләүшә Чаллы шәһәрендә сәүдә-технология институтын тәмамлап менеджер булып эшли, уртанчы кызлары Рәйхан - технолог һөнәре алырга укый, кече кызлары Илүсә Шахмай мәктәбенең 7 нче сыйныфында белем ала.
    2014 нче елда Резидә Абдуллина "Мәдәният" номинациясендә "Драматург Мирхәйдәр Фәйзи музее" исемле проект эше өчен "РИТЭК" грантына ия булды. Грантны Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында Президентыбыз Р.Н. Миңнеханов тапшырды. Грант акчасына музейга витриналар, шкафлар, компьютер, принтер һәм башка кирәк-яраклар кайтарды. Шахмай авылының "Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге тарих музее"н булдыруда үзеннән шулай өлеш кертте.
    Бүген Резидә Хәләф кызы формалашкан, тормышка үз карашы булган, иҗатка да ныклы, фәлсәфи адымнар белән килгән шәхес. Үзе дә бу турыда ярып сала:
    "Гомер буе үз фикерем булды,
    Карамадым кеше сүзенә..."
    Ышанам, алдагы көндә дә аның иҗаты ачык, төгәл бирелгән мәгънәләргә баер, укучы күңеленә барып җитәр, уйланырга этәргеч булыр. Шуңа куанам, Яңа Чишмә районының мәдәни тормышына яңа бер адым ясалды.
    Иҗат дәртең сүрелмәсен, Резидә. Һәрвакытта да сизгер, төгәл, яктылык эзләүче каләмең кулыңнан төшмәсен.
    Мидхәт ГАЗЫЙМОВ, музей директоры
    Автордан: Хөрмәтле укучым!
    Ничә еллар инде кулым каләмгә тартыла. Күңелгә килгән шигырьләремне ак кәгазьгә төшерә барам. Шигырь бит ул сорап килми, төннең теләсә кайсы вакытында йокыдан уянып китеп тә язган чаклар күп. Иҗат күңелгә рәхәтлек бирә. Кулга каләм алырга, бәлки, кешеләрне яратуым дә сәбәпче була торгандыр. Язу бит ул үзенә күрә бер озын хат кебек, хисләрең, фикерләрең белән уртаклашасың... Балаларым, гаиләм - миңа яшәргә дәрт бирүче илһам чыганагы. Иҗат юлыннан китүемә куанам. Кешенең матурлыгына, җирдәге тырышлыгына, сабырлыгына сокланып яшим. Күңелемнән чыккан шигырьләрем иҗат сөючеләргә бүләк булса иде. Һәркемгә ак бәхетләр, шатлыклы гомер телим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: