Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

“Данлы геройлар исеме“

10 декабрьдә Петропавел Бистәсе китапханәсендә узган "Данлы геройлар исеме" дип аталган дәрестә Советлар Союзы, Россия һәм Татарстан геройлары турында сөйләделәр. Дәрес авыл мәктәбенең югары сыйныф укучылары катнашында үтеп, истәлекле мөһим даталар: 3 декабрьдә Билгесез солдат көне, 9 декабрьдә - Ватан Геройлары көне, 25 декабрьдә Әфганстанга совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын кертүгә...

10 декабрьдә Петропавел Бистәсе китапханәсендә узган "Данлы геройлар исеме" дип аталган дәрестә Советлар Союзы, Россия һәм Татарстан геройлары турында сөйләделәр.
Дәрес авыл мәктәбенең югары сыйныф укучылары катнашында үтеп, истәлекле мөһим даталар: 3 декабрьдә Билгесез солдат көне, 9 декабрьдә - Ватан Геройлары көне, 25 декабрьдә Әфганстанга совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын кертүгә 35 ел тулу көннәре хөрмәтенә Ватан Геройларының батырлыгын мәңгеләштерү максатын күздә тотты.
Мәгълүм ки, герой булып тумыйлар, иң элек Ватанны саклау белән бәйле авыр тормыш сынауларын үткәндә герой булалар. 9 декабрьдә билгеләп үтелүче Ватан Геройлары көне бәйрәме Рәсәй армиясе оешкан көннән алып бүгенгесе көнгә чаклы булган сугышчан батырлыклар тарихын берләштерә.
-Үз Ватаныгызның Геройларын, үз авылыгызның сугыш ветераннарын беләсезме? Ә якташ-Геройларны? - дип сорадык без балалардан дәрес башланганчы.
-Әлбәттә, безнең авылда сугыш ветераннары - ул Ваня дәдәй Семенов һәм Гриша дәдәй Быков, Советлар Союзы Герое Федор Савельевның да якташыбыз булуын беләбез, - диләр.
-Без китапханәгә йөрибез. Соңгы араларда сугыш турында бик күп китап укыдык, күп нәрсәләр белдек. "Русский характер", "А зори здесь тихие...", "Сотников", "Сашка", "В списках не значился" - балалар укыган китапларының исемнәрен атадылар. Укыган китаплар күптән түгел БДИ-нан йомгаклау иншасы язарга да нык булышкан, чөнки анда бер тема: "Кто говорит, что на войне не страшно, тот ничего не знает о войне" дип аталган.
Слайдлар күрсәтеп тарихи-патриотик дәресне китапханәчеләр Нина Патрикеева белән Нина Паньшина хәзерләп үткәрде. Алар бәйрәмнең тарихы, Советлар Союзы һәм Россия бүләкләре, аерымлык дәрәҗәләре турында сөйләделәр. Дәрес өчен махсус "Советлар Союзы маршаллары", "Бөек сугыш - Бөек Җиңү", "Якташлар - безнең горурлыгыбыз", "Без хәтерлибез - без горурланабыз!" дип исемләнгән күргәзмәләр оештырылган. Балалар дәресне тыңлап кына калмадылар, үзләре дә катнаштылар. Әдәби-музыкаль композициядә Муса Җәлилнең "Кызыл ромашкалар" шигырен, Роберт Рождественскийның "Реквиема"дан өзеген, "Журавли" җырын башкардылар. Дәреснең мәртәбәле кунаклары Федор Савельевның бертуганының кызы Мария Соколова укучыларга үзенең герой абыйсы турында сөйләде, сугыш ветераны, 50 нче елларда Степан Бандерның бандитлар оешмасыннан Украинаны азат итүдә катнашкан Григорий Быков иң изге теләкләрен белдерде.
Күпләргә ХХ гасыр геройлары Валерий Чкалов, Юрий Гагарин, 18, 19 һәм 20 гасырларда бөек рус полководецлары Суворов, Кутузов, Жуковлар да таныш. Балалар бөтен илдә танылган геройлар турында күбрәк белделәр, үзләре өчен яңа исемнәр ачтылар. Дәрестә Бөек Ватан сугышы геройларын - фашистлар белән батырларча көрәшкән маршаллар, солдатлар, яшь пионерлар һәм комсомолларны искә алдылар. Алар арасында Татарстанда туып үскән очучы Михаил Девятаев, Брест крепостен саклаучы Петр Гаврилов, Александр Матросов батырлыгын кабатлаучы Газинур Гафиятуллин, пулеметчы Хатыйп Хәсәнов, партизан Иван Кабушкин, Казанда яшәгән мәшһүр очучы Мәгүбә Сыртлановалар бар. Бөек шагыйрь Муса Җәлилне генә алыйк! Нинди матур шигырьләр иҗат иткән бит ул!...
Безнең республикада беренче Советлар Союзы Герое Чирмешән районында туып үскән, 1937 елда испан сугышы герое булган Павел Цаплин булуын күпләр белми. Яңа Чишмә районы да ике Советлар Союзы Герое ватаны: Федор Савельев һәм Борис Чекин. Ә менә күпме герой сугыш кырларында мәңгелеккә ятып калган, аларның исемнәре әлегәчә билгеле түгел. Әфганстанда, Төньяк Кавказда һәм башка кайнар нокталарда барган сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларны, хезмәт фронты геройларын - тыл хезмәтчәннәрен искә алдылар.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X