Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Әдипнең үз урыны булачак

Танылган якташыбыз, детективлар остасы, шагыйрь һәм язучы, Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы булган Шамил ага Шәйдуллин, 1976 елдан алып 2008 елга кадәр күп кенә маҗаралы повестьлар, шигырьләр, поэмалар иҗат итеп, үзеннән соң бай мирас калдырды.

Шамил абыйның барлык шәхси әйберләрен аның тормыш иптәше - Фиалка ханым күз карасыдай бөртекләп саклый. Әлеге бәһасез әйберләрне мәңгеләштерү нияте белән ул аларны Акбүре авылы "Буыннар мирасы " музеена бүләк итте. Әдипнең коллекциясе буенча вакытлы экспозиция төзелде, экспозиция якынча 2 ай эшлиячәк, киләчәктә музейда 2 планшетта һәм 2 витринада аның үз урыны булачак.
Музейда якташ шагыйребезнең экспонатларын тантаналы төстә тәкъдир итү мәҗлесе оештырылды. Бу көнне музейга әдипне яхшы белгән Акбүре кешеләре, Сөлчәбаштан туганнары, авылдашлары, шушы авылда туып Түбән Камада иҗат итүче шагыйрь Рәфыйк Әхмәдиев, Яңа Ибрайдан җирле шагыйрь Минхарис Вәлиуллин, үзешчән музыкант Вилдан Хәмитов, Чистайдан үзенең улы Рамил, бертуганы мәрхүм Вәкил абыйның улы Равил белән әдипнең бертуган апасы Миңсылу апа, район китапханәчеләре, Зирекле музееннан Лидия ханым һәм мәктәп укучылары җыйналды. Музей җитәкчесенең махсус чакыруы буенча тантаналы чарага әдипнең Яр Чаллыдагы каләмдәш дуслары: язучы һәм публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Айдар Хәлим, язучы, композитор, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты, филология фәннәре докторы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Факил Сафин, язучы, шагыйрә, Муса Җәлил исемендәге китапханәдә әдәби музей җитәкчесе, "Ләйсән" әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллина, шагыйрь, балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләк лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәшит Бәшәр, җырчы, мөнәҗәтче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Саҗидә Әхмәтгалиева, Ләйсән әдәби берләшмәсе әгъзасы Раушания Гыйләҗева, әдәбият галиме, беренчеләрдән булып Шамил абый иҗатын өйрәнгән шәхес Фәния Хамматова һәм тормыш иптәше Фиалка Нургаяз кызы кайтты.
Халкыбызга хас булганча, кунакларны кайнар чәй һәм коймак белән сыйладык. Бу нисбәттән, әлеге юллар авторы мәктәп коллективына бик рәхмәтле.
Экспонатлар арасында ни генә юк! Әдипнең әнисе - Бибисара әби тарафыннан эшләнгән палас, аяк чолгавы, кызыл башлы сөлге, шулай ук, ире Нәфыйгулла абзый 1945 елда һәлак булгач, йөрәге әрнеп язган бәете, Шамил абыйның кәләпүше, папкасы, язу машинкасы, кулъязмалары, документлары, киеме, бүләкләре, язма чыганакларын да санасаң - 51 экспонат! Арада искитәрлек документ та бар. 1979 нчы елда Столбище инвалидлар йортыннан Гыйльманов Марс дигән егет «Социалистик Татарстан» газетасына хат җибәрә. Ул милиция капитаны Шамил Шайдуллинның газетада басылып чыккан "Вена өстәле" әсәрен рус теленә тәрҗемә итә. Тәрҗемә уңышлы чыга. Марс киләчәктә тәрҗемәче булырга хыяллана һәм редакция почтасына, тәрҗемәче булу өчен нинди сүзлекләр, китаплар кирәк, әгәр тәрҗемә өлкәсендә эшләр барып чыга калса, нинди оешма мине үз штатына эшкә алыр икән, дип сораган язмасын юллый. Егетнең актив рәвештә укырга һәм эшләргә мөмкинлеге бөтенләй булмый - авыру була. Язуны ул ручканы тешләренә кыстырып яза. Газета хезмәткәре Р.Гаффаров Шамил абыйга бу егет турында хат яза, ә Шамил абый исә бу егет белән хат алышырга һәм тәрҗемәне берәр рус телендә чыга торган газетага җибәрергә тиеш була. Марс Гыйльмановның шуннан соңгы язмышы билгесез.
Тәкъдир итүдә Ш.Шәйдуллин турында элек ишетелмәгән истәлекләр, язучының әтисе Нәфыйгулла абыйның һәлак булуы турында аның хезмәттәше Шәмси ага Садриев хаты да укылды. Язучының тууы турында район ЗАГС бүлеге материаллары, әдипнең абзасы (әнисенең энесе) - Бөек Ватан сугышында һәлак булган Сабиров Мөнир абыйның «Сугышчан хезмәтләре өчен», «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнү турындагы «Наградное дело»ның күчермәсе бүләк ителде. Кичә барышында Акбүре АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов һәм Фиалка ханым чыгыш ясадылар. "Мәхмүт" мәчете мәзине Минзакир Заһретдинов мәрхүмнәр рухына атап коръәннән сүрәләр укып, дога кылды. Шагыйрьнең һәм мәшһүр Тукаебызның шигырьләрен искиткеч осталык белән "Мирас" туган якны өйрәнү түгәрәгенә йөрүче Арина Ломанова, Зөлфия Вәлиуллина, Раил Харисов, Энҗе Билаловалар сөйләде.
Авылыбызның төзеклеген, музейның матурлыгын күргән Чаллы кунаклары соклануларын яшермәделәр. Факил Сафин исә: «Залаковлар кебек музей төзүчеләр, үз авылларын күз карасыдай карап торучылар булганда, авыллар яшәр! Сезнең рухи байлыгыгызга сокланам! Рухи халәтегезне һәрвакыт яңартып, баетып торасыз. Акбүрегә беренче генә килүем түгел, монда килгән саен һәрвакыт үзгәрешләр күрәм - юлга асфальт түшәлгән, буалар төзелгән, яңа корылмалар сафка баса. Инде заманча музей да төзеп куйгансыз...Уңышлар сезгә!» -ди.
Айдар Хәлим тәкъдир итүне рухи күтәренкелек белән, хозурланып тыңлап утырды. Аксакал язучы музей эшенә югары бәя бирде, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүче балаларны күреп, ул тагын да канатланды: «Минем күңелемдә шушы укучыларның матур, төзек, мишәр аһәңнәре белән баетылган чыгышлары уелып калды», - диде. Залда утыручы урыс милләтеннән булган 3 китапханә хезмәткәренә ул рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бәйрәм тантанасы авыл мәдәният йортында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев