Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Фәйзуллиннар йортында

6 февральдә Зирекле музее хезмәткәрләре Фәйзуллиннар өендә - Шахмай авылында төзелеп килүче татар халкының күренекле язучысы, драматург Мирхәйдәр Фәйзи музеенда булдылар, дип хәбәр итте редакциягә Зирекле музее директоры Мидхәт Газыймов. -Ике катлы йортта язучының бабасы, әтисе Мостафа һәм әнисе Зәйнәп яшәгән. 5 февральдә Мостафа Фәйзуллинның юбилее булган, аңа 180 яшь...

6 февральдә Зирекле музее хезмәткәрләре Фәйзуллиннар өендә - Шахмай авылында төзелеп килүче татар халкының күренекле язучысы, драматург Мирхәйдәр Фәйзи музеенда булдылар, дип хәбәр итте редакциягә Зирекле музее директоры Мидхәт Газыймов.
-Ике катлы йортта язучының бабасы, әтисе Мостафа һәм әнисе Зәйнәп яшәгән. 5 февральдә Мостафа Фәйзуллинның юбилее булган, аңа 180 яшь тулган булыр иде. Элек ФАП (хәзер яңасы төзелгән) һәм Шахмай АҖ башкарма комитеты биләгән икенче кат (беренче катына күченгән) тулысынча азат ителеп музейга бирелгән.
Фәйзуллиннар бүлмәсенә ремонт ясалган: стеналарга тыйнак кына обойлар ябыштырылган, отылган грантка Чистайдан кайтартылган шкафлар һәм витриналар куелган, аларда документлар урнаштырылган, стенада язучының, ата-анасының, туганнарының, Фәйзуллиннарның 11 буынының портретлары урнашкан. Кешеләр белән очрашып, кунаклар каршылап, мәҗлесләр үткәрерлек урын да калган. Бу - музейга тулы канлы тормыш алып бару һәм эшләү өчен мөһим нәрсәләр.
Музей директоры - хуҗабикә Резидә Абдуллина авыл әбиләрен җылы каршылады. Мәҗлес озак еллар авылда мулла булып торган Мостафа Фәйзуллинга аталган иде.
Шахмай авыл җирлеге башлыгы Ринат Хәсәнов музейның киләчәге турында сөйләде, ул авыл тарихы, аның кешеләре, Бөек Җиңү турында бүлекләр оештыруны тәкъдим итте. Музей оештыру инициаторы Әсхәт абый Шәрипов экскурсовод буларак чыгыш ясады, Фәйзуллиннар нәселе турында аннан да әйбәт белүче юктыр.
Без үз исемебездән музейны оештыруга үз өлешләрен керткән хуҗалык җитәкчесе Гомәр Сөләймановка, Резидә Абдуллинага, Әсхәт абыйга рәхмәт белдереп, музейга район укучылары белән Мирхәйдәр Фәйзинең 120 еллыгына багышлап үткәрелгән фәнни конференция материалларын бүләк иттек.
Озак еллар почта начальнигы булып эшләгән Роза апа Зыятдинова Галиябану җырын башкарды, Шахмай мәктәбе укучысы мөнәҗәт әйтте, җыр җырлады.
Музейны оештыруда беренче адымнар ясалды, алда әле көн саен эшләнә торган җентекле эзләнү эшләре тора: Мостафа Фәйзуллинның буыны, Балтач районы Шода авылы музее, ТР Милли музее белән ныклы элемтәләр урнаштырырга, гаилә экспонатларын җыярга кирәк. Әлбәттә, шахмайлылар бу планнарны тормышка ашырырлар, тик моңа күп еллар кирәгәчәк.
Бу юбилей чарасы үзе туган нигездә Мирхәйдәр Фәйзинең музеен ачу тантанасы (рәсми булмаган) булды, дип саный Мидхәт Газыймов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев