Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Глубинкада йолдызлар кабына

    2 мартта РМЙ-да балалар иҗаты фестивале узды. Сәхнә йолдызлары - "Йолдызлык-2016" район конкурсы дипломантлары һәм җиңүчеләре бик матур концерт бирделәр. Фестивальгә "вокал-соло-нәниләр төркеме" номинациясендә җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаучылар - Яңа Чишмәдәге "Ландыш" балалар бакчасына йөрүче Айсылу Хасарова һәм Зирекледән беренче сыйныф укучысы Сәрия Габетдинова старт бирде. Чыгыш ясаган олырак...

    2 мартта РМЙ-да балалар иҗаты фестивале узды. Сәхнә йолдызлары - "Йолдызлык-2016" район конкурсы дипломантлары һәм җиңүчеләре бик матур концерт бирделәр.

    Фестивальгә "вокал-соло-нәниләр төркеме" номинациясендә җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаучылар - Яңа Чишмәдәге "Ландыш" балалар бакчасына йөрүче Айсылу Хасарова һәм Зирекледән беренче сыйныф укучысы Сәрия Габетдинова старт бирде.
    Чыгыш ясаган олырак балалар арасыннан "Прекрасное далеко" җыры белән Дарья Зайцеваны (Ленино), "Оглянись вокруг" җыры белән Каринэ Мазманян һәм "Сандугач" җыры белән Тубылгы Таудан Илнур Исхаков чыгышларын аеруча билгеләп үтәсе килә. Тамашачылар Илнурның чыгышын көчле алкышларга күмделәр, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегеннән ул үзенчәлекле бүләк тә алды. Уртанчылар төркемендә тамашачы Альбина Адиеваның (Яңа Чишмә) хисле чыгышын, Айсылу Кадыйрованың (Зирекле) лирик, Азат Миниаздановның (Тубылгы Тау) артистларча һәм ягымлы чыгышын бик җылы кабул итте. Зурраклар төркемендә Акъярдан Адел Галимов белән Айназ Кәлимуллин бик матур чыгыш ясадылар.
    "Хореография" номинациясендә "Шешминка" ансамбле биючеләренә (урта һәм зурлар төркеме) тиңнәр булмады. Әмма "Акварель" (Зирекле), "Тандем" (Шахмай), "Ритм" (Чаллы Башы) ансамбльләренең чыгышларына сокланмый мөмкин түгел - монда кызлар да, егетләр дә бии, шуңа да алар бик матур.
    Конферанс - бу зур осталык, шул исәптә сөйкемлелек, дикция, ә иң мөһиме артистларның чыгышын оста итеп шәрехләүне таләп итүче жанр. Әлеге жанрда чыгыш ясаган Марина Макарова белән Алан Фәсхетдинов (Яңа Чишмә) үзләрен бик иркен тоттылар. Зирекледән Таһир Хамәтвәлиев һәм Сәрия Габетдиновалар да (кечкенәләр) сәхнәдә үзләрен судагы балык кебек тойдылар, ә сәхнә нечкәлекләренә алар тагы да күбрәк төшенерләр һәм тел остасы булып та җитешерләр әле.
    Бу бәйрәмдә башкарылган 34 номерның һәркайсы көчле алкышларга лаек һәм бу кичтә РМЙ залында нәкъ шулай булды да. Балалар иҗаты фестивале яшь артистлар башкаруында "Йолдызлык" җыры, матур шарлар һәм төсле конфетти фейерверкы белән төгәлләнде.
    Аннан соң район башлыгы Вячеслав Козлов һәм жюри әгъзалары барысына да дипломнар, сертификатлар, бүләкләр һәм тәм-томнар тапшырдылар. Район башлыгы бүләген (гран-при) лаеклы төстә Каринэ Мазманян алды. Фестивальнең иганәчеләре дә Рәхмәт хатларына ия булдылар.
    Р.S. 15-16 мартта Чирмешәндә булачак "Йолдызлык-2016" зона конкурсында районыбызның яшь артистлары башкаруында иң яхшы 13 чыгыш тәкъдим ителәчәк.
    Фестивальдән фоторепортажны газетабызның novoshishminsk.ru сайтыннан карагыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: