Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Әгәр бергәләп тотынсак...

-18 мартта Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеена Зирекле авылыннан шигырьләре "Авылым, мин синең тәлгәшең" дип аталган киләчәктә дөнья күрәчәк коллектив җыентыкка керәчәк 15 автор киңәшмәгә чакырылган иде, - дип хәбәр итте редакциягә райондагы "Бөреләр" әдәби түгәрәк җитәкчесе, музей директоры Мидхәт Газыймов. -Гөлнур Латыйпова җитәкчелегендәге районның ҮКС коллективы белән бергәләп...

-18 мартта Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеена Зирекле авылыннан шигырьләре "Авылым, мин синең тәлгәшең" дип аталган киләчәктә дөнья күрәчәк коллектив җыентыкка керәчәк 15 автор киңәшмәгә чакырылган иде, - дип хәбәр итте редакциягә райондагы "Бөреләр" әдәби түгәрәк җитәкчесе, музей директоры Мидхәт Газыймов.
-Гөлнур Латыйпова җитәкчелегендәге районның ҮКС коллективы белән бергәләп эш алып бару үткән елның августында башланган иде. Яңа Чишмә җирендә туып-үскән 69 авторның шигырьләрен, биографияләрен һәм фоторәсемнәрен җыйдык. Бүгенгесе көнгә нигездә эш төгәлләнде, бары бер нәрсә калып бара - финанслау. Безнең исәпләүләр буенча, мондый китапның берсе 500 сумга төшәчәк. Әгәр бергәләп тотынсак, бу проблеманы хәл итәчәкбез. Бәлки Бөек Җиңүгә 70 ел тулган һәм Әдәбият елы дип игълан ителгән елда шундый җыентык чыгарырга ярдәм итүче иганәчеләр, дуслар табылыр. Күп шигырьләр Ватанга, аны якларга киткән әниләребез һәм әтиләребезгә, тыл хезмәтчәннәренә, матур табигатебезгә багышланган. Очрашуда зиреклеләр бертавыштан җыентык чыгаруга матди ярдәм күрсәтергә булдылар һәм моңа үз өлешләрен дә керттеләр. Мондый эш Акбүре, Шахмай, Акъяр, Чаллы Башы, Зирекле авыллары халкы һәм авторлары арасында да башланып китте инде.
Күмәк көч белән бу китап дөнья күрер, дигән өмет бар һәм ул районыбызның мәдәният тормышында мөһим бер вакыйга булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев