Яңа Чишмә районы халык коллективлары Түбән Камада узган фестивальдә чыгыш ясаганнар
8 августта Түбән Камада «Верую - 2024» дигән VII ачык төбәкара Стахеев рус җыры, православие музыкасы һәм сүзләре фестивале узган. Фестиваль Гаилә елына, хәзерге җәмгыятьтә гаилә һәм православие традицияләрен саклауга, шулай ук А.С. Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган.
Фестивальдә православие халык, фольклор һәм вокаль коллективлары һәм солистлары чыгыш ясаган. Яңа Чишмә районыннан анда Архангел Бистәсе мәдәният йортының «Архангельская краса» (рәсемдә), Черемухово Бистәсе мәдәният йортының «Рябинушка», Ленино авылы мәдәният йортының «Околица» халык коллективлары һәм Зинаида Кондеева чыгыш ясаган.
Моннан тыш, фестивальдә халык һөнәрләре һәм декоратив-гамәли иҗат осталарының күргәзмә-ярминкәләре, шулай ук «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» хәйрия ярминкәсе дә оештырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев