Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Иҗатта якты юл...

Чистай шәһәренең 2 нче номерлы гимназиясендә яшүсмерләрнең Кояш Тимбикова исемендәге фәнни-эзләнүле III төбәкара укулары булып узды. 9 секция эшләде. II турга узып, Чаллы Башы урта мәктәбе данын өчәү якладык. Катнашучылар арасында иң кечесе булган VI сыйныф укучысы Ралия Сәлахова - "Шигърият", VII сыйныф укучысы Илүсә Галәветдинова - "Туган якны өйрәнү"...

Чистай шәһәренең 2 нче номерлы гимназиясендә яшүсмерләрнең Кояш Тимбикова исемендәге фәнни-эзләнүле III төбәкара укулары булып узды.
9 секция эшләде. II турга узып, Чаллы Башы урта мәктәбе данын өчәү якладык. Катнашучылар арасында иң кечесе булган VI сыйныф укучысы Ралия Сәлахова - "Шигърият", VII сыйныф укучысы Илүсә Галәветдинова - "Туган якны өйрәнү" һәм мин "Фольклористика" секцияләрендә уңышлы гына чыгыш ясап, котлау сертификатларына ия булдык. Сүз уңаеннан, безнең өчен сөенечле булган яңалык белән уртаклашып үтәсем килә. Яшүсмерләрнең Кояш Тимбикова исемендәге фәнни-эзләнүле III төбәкара укуларына җибәрелгән чыгышларны үз эченә алган "Сиңа әйтер сүзем бар..." җыентыгында өчебезнең дә иҗат җимешләре урын алган.
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында VI Бөтенрәсәй "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсы булып үтте. Конкурсның II турына узып, миңа да Казанга барырга насыйп булды. Очрашу азагында килгән һәрбер укучыга институтка укырга кергәндә кирәк булачак мәгълүматларны туплаган белешмәлекләр таратылды. Мин беренче тапкыр тере язучылар: Р.Миңнуллин, Г.Гыйльманов, Ф.Галимуллин, К.Кәримов, Л. Янсуар, Б. Ибраһимовны күрдем. Нәтиҗәдә, филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Р.Җамалетдинов әфәнде имзалаган котлау сертификатына ия булдым.
Морадыймова Динә,
Чаллы Башы мәктәбенең X сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев