Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Кадерле бәйрәм

Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда бөтен язмышы фаҗигале булган, кыска гына гомерендә мәңге "үлмәс", телләрдән төшмәс, гасырлардан-гасырларга, буыннардан-буыннарга бетмәс хәзинә булып күчүче иҗаты аркылы татар халкын башка милләтләргә таныткан, халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган, инде традициягә әверелеп китеп, унынчы тапкыр уздырылган "Туган тел көне" - шигырь бәйрәме...

Бу үзгәлек әлеге бәйрәмнең һәр ел камилләшә баруында гына түгел, ә 10 ел (үзенә күрә бер юбилей!) эчендә әлеге чараны оештыручылар тарафыннан башкарылган эшләргә азмы-күпме нәтиҗә дә чыгару кебегрәк булды, миңа калса. Моның шулай икәнлеген музейдагы район авылларыннан шигъри җанлы балалар һәм зурлар иҗат иткән, күбесе "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасында урын алып (М.Г. 2002-2013 елга чаклы газетада 281 авторның 1140 шигыре басылган), шигырь бәйрәмнәрендә яңгыраган шигъри тәлгәшләрдән торган альбомнар да раслап тора. Болар бар да музей хезмәткәрләренең бихисап хезмәт җимеше. Шуларга өстәп, тагын бер эш планлаштырулары колакка чалынды - район үзәк китапханәсе белән берлектә Мидхәт ага районнан 67 авторның шигырьләре урын алачак җыентык чыгарачаклары турында да белдерде.
Авыл мәдәният йортында "Тукай көне"нең беренче өлеше сәхнәдән лицей укучылары музыка коралларында талгын гына яңгыраткан "Туган тел" көе белән башланып китте. Лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Зарипова оештырган сәхнәләштерелгән әдәби-музыкаль композициядә катнашучы укучылар залда урын алган тамашачыны Тукайның балачак иленә, ул узган эзләр буйлап "сәяхәт калдырдылар". Сәяхәтне экраннан күрсәтелгән слайдлар тулыландырды. Тамаша бик матур чыкты, киемнәрен дә килештереп сайлый белгәннәр. Лицейлылар яңа туган сабыйга (Габдуллага) исем кушу йоласын, элек авыл балалары җыелып урамда уйнаган кайбер уеннарны тамашачы игътибарына бик оста җиткерә алдылар, кыскасы, кемнедер аерып күрсәтәсем килми, чөнки барысы да үз рольләрен бик шәп башкардылар. Сәхнәдә ут уйнаталар, бигрәк булганнар диюемә, янәшәмдә урын алган зиреклеләр, алар бит "Аҗаган" яшүсмерләр клубына йөреп осталыкларын чарлыйлар, диләр. Әйе, алар бу яктан бәхетле, авылда күпләргә үрнәк итеп куярлык клуб эшләп торганда, анда җыр-бию, уен коралларында уйнау серләренә төшендерүче, балалар белән чын күңелдән шөгыльләнүче укытучылар җитәкләгән түгәрәкләр булганда Зирекледә мәдәният учагы сүнмәс, гөрләп торыр, дип һич шикләнми әйтергә була. Лицей укучыларының хор белән башкарган "Пар ат", "Татар яшьләре" җырлары да ямь өстенә ямь булды, чыгышлары көчле алкышларга күмелде.
"Шигърият көне"ндә Чаллы шәһәреннән килгән мәртәбәле кунак "ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре", Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты, җәмәгать эшлеклесе, прозаик, публицист, шагыйрь, язучы, "Көмеш кыңгырау" балалар газетасы баш мөхәррире Факил Сафин әлеге милли бәйрәмне оештыручыларга, бигрәк тә Мидхәт ага адресына җылы сүзләрен ирештереп, әлеге көннең барыбыз өчен дә әһәмиятле булуын, менә шулай театр сәнгатен, халкыбызның гореф-гадәтләрен, нәфис сүз, җыр-биюне берләштергән мәктәп, музей, мәдәният учагы, татар конгрессы бердәм булганда, барысы да йөз белән борылыр, диде. Бу сүзләрне куәтләп, әлбәттә, көч-бары бердәмлектә һәм ул яңа чаралар артуга, аларга балаларны күпләп тартуга этәргеч тә булып тора, диясе килә. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының район бүлеге җитәкчесе Камил Хәйруллин әлегедәй чаралар район күләмендә дә узса, файдасы һәм әһәмияте тагы да зуррак булыр иде, дип ассызыклады. Факил ага исә сүзен дәвам итеп, "Көмеш кыңгырау"да яңачишмәлеләрнең дә язмалары, шигырьләре дөнья күрсен, әлеге балалар басмасы сезнең өстәлләрдә дә үз урынын алсын, үзара элемтәдә яшик, аралар өзелмәсен, ә тагы да ныгысын гына дигән үтенечен дә белдерде. Истәлек итеп музейга "Тукайга мәхәббәт илә..." дип исемләнгән китап бүләк итте. Китап сөючеләргә ул көнне Факил Сафинның "Гөлҗиһан" (повесть) һәм балалар өчен "Кошлар яратучы малай" китапларын кулга төшерү мөмкинлеге дә булды. Алар бик тиз үз ияләрен таптылар, дөресрәге, "Кошлар яратучы малай" китабын (берничә дистә данәдә) автор һәм Камил Хәйруллин каләм тибрәтүче балаларга бүләк итеп өләштеләр.
Бәйрәмдә төрле бәйге - конференцияләрдә катнашып, призлы урыннар алган һәм яңа каләм тибрәтә башлаган район мәктәпләре укучыларын да хөрмәтләделәр. Алар РМБ белгече Гөлчәчәк Нурхамәтова һәм Камил Хәйруллин кулыннан Дипломнар, китаплар һәм чәчәк бәйләмнәре алдылар. Чиратлашып сәхнә түрен яулаган балалар, үз чиратларында, залдагыларны сәнгатьле итеп сөйләгән шигырьләре белән сөендерделәр, күңелле мизгелләр бүләк иттеләр. "Яңа Чишмә хәбәрләре" район газетасы битләрендә дөнья күргән язмалар аша газета укучыларыбыз инде аларның кайберләренең уңышы белән таныш. Кем белә, бәлки, киләчәктә алар арасыннан районыбыз данын еракларга танытырлык, татар шигъриятенең дәвамчылары булырлык яшьләр үсеп чыгар. Шуңа да аларның исемнәрен тагын бер кат атап үтсәк, бер дә артык булмас кебек. Алар: Саттарова Лилия (Чертуш авылы), Морадыймова Динә (Чаллы Башы), Абдуллина Рәйхан (Шахмай), Миргазова Сөмбел (Зирекле), Хәлиуллина Динә (Тубылгы Тау), Вәлиуллина Зөлфия (Акбүре), Хәсәнов Илгиз (Ленино), Фәттахова Ләйлә (Яңа Чишмә), Котлыәхмәтов Илназ (Яңа Чишмә), Лотфуллина Алсинә (Шахмай), Вәлиуллин Вазыйх (Акбүре), Сәлахова Алсу (Чаллы Башы). Бу балаларның талантлары сәнгатьле итеп шигырь сөйләү, иҗат итү, җыр-биюләр белән генә чикләнми, аларның күбесе район, республика күләмендә үткәрелгән фестивальләрдә, фән олимпиадаларында да уңышларга ирешәләр. Аларның уңышында балаларны шигъри, милли җанлы итеп, һәр яктан камилләштерергә омтылучы, аларда туган якка, үз ана теленә мәхәббәт тәрбияләүче, аларның иҗади сәләтләрен үстерүдә армый-талмый хезмәт куючы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының да өлеше зурдыр. Бу чарада алар да кадерле кунак иде. Шахмай мәктәбе директоры Камил Нәкыйп улы аларның барысына да рәхмәт сүзләре ирештереп, Гөлчәчәк Халит кызы белән Зирекледән Резидә Газыймовага, Фәния Зариповага, Чаллы Башыннан Кадрия Гыйльмановага һәм Ленинодан Зөлфия Хәсәновага район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатларын һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Әлбәттә инде, шигърият белән бәйле чараларны җирле шагыйрьләрдән башка күз алдына китерүе дә кыен. Шахмайдан Зәкия апа Гарифуллина, Чаллы Башыннан Асия апа Раузетдинова, Каргалыдан Фәүзия апа Мингалиева, Акъярдан Миләүшә Халикова, Шахмайдан Резидә Абдуллина, Акбүре авылында туып-үсеп, Чистай шәһәрендә гомер итүче Фидания Бикмөхәммәтовалар да кунак итеп чакырылган иде. Сәхнә түреннән залда җыелучыларга җылы теләкләрен ирештереп, Фидания армия хезмәтендә - чит-ят җирдә гомере өзелгән улы Раилгә багышлап язган җырын башкарды. Аның музейга беренче генә аяк басуы түгел, улы Раил истәлегенә ясалган бүләк итеп бирелгән картинасы да музейда үз урынын тапкан. Фиданиянең үзе кебек тыныч вакытларда сөлектәй уллары цинк табутларда кайткан, газизләрен үз куллары белән салкын җир куенына иңдергән, уртак сүзләре булган аналар белән очрашыр, кайгы-хәсрәтләрен уртаклашыр өчен республиканың кайбер районнары һәм авылларында үзе иҗат иткән җырлардан торган хәйрия концертлары бирүен газетабыз битләрендә дөнья күргән язма аша күпләр белә. Шигырь бәйрәмендә Мидхәт ага да телгә алып үткәнчә, әлеге хәйрия концертларыннан җыелган акчаны Фидания Галиулла кызы, мәрхүм улы рухына дога булып барып ирешсен дип, мохтаҗларга, балалар бакчаларына сәдака итеп бирә. Туган авылында үткән Сабантуйларга да ул бүләксез кайтмый, кешеләргә дә бик ярдәмчел. Кылган изге гамәлләре үзенә күңел тынычлыгы, сабырлык бирсен, яшәргә көч өстәсен, башка бала хәсрәте күрми яшәргә насыйп булсын аңа.
"Шигърият көне"нең икенче өлеше музейда үтте. Иң беренче сүз итеп барысын да - олысын, кечесен (58 кеше!) зурлап каршы алганнары һәм сый-нигъмәт тулы табыннар янында кунак иткәннәре өчен музей һәм лицей хезмәткәрләренә барысы исеменнән дә зур рәхмәт әйтәсе килә. Бу табынны әзерләүдә матди ярдәмне район мәгариф бүлеге күрсәткән. Табын янында сыйланып утырганда да чыгышлар тынмады. Үз иҗат җимешләрен кунаклар игътибарына җиткерергә теләгән барлык җирле шагыйрәләргә дә һәм укучы балаларга да сүз бирелде, барысы да музей директоры Мидхәт ага кулыннан истәлеккә китаплар алдылар. Ә музей китапханәсе киштәләре исә ул көнне тагын бер китапка баеды. Фәүзия Мингалиева "Шатланып яшик" китабын бүләк итеп калдырган.
Бәйрәм бик җанлы үтте, вакытның узганы да сизелмәде. Азакта балалар үзләренә бүләк итеп бирелгән китап авторы Факил Сафиннан автограф алып калырга ашыктылар, барыбыз бергә истәлеккә фотога да төштек.
Халык күңелендә мәңге яшь булып калган Тукайның иҗаты, аның катлаулы тормыш юлы белән кызыксынучы, "Туган тел көне"н зурлап, җитди төстә әзерләнеп, үзләре дә иҗатка, бәйгеләрдә призлы урыннар алырга омтылучы укучы балалар саны елдан-ел арта баруы - бу нәкъ менә ничә еллар буе дәвамлы үткәрелеп килә торган шигырь бәйрәменең җимешләредер инде. Балаларны әлегедәй чараларга күбрәк җәлеп итү, тарту, милләтебезнең үткәненә һәм киләчәгенә битараф булмаган балалар тәрбияләү без, өлкәннәрнең - изге бурычы. Шуны онытмасак иде.
Фидания ВӘЛИУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X